Аграрийларның хезмәтләре:Сарман районында язгы чәчү алдынгыларын бүләкләделәр

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр. Аларга премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Альберт Шәрипов тапшырды.

Бүләкләү өч номинациядә үткәрелде. Үзебезнең тракторларда эшләүче механизаторлар арасында беренче өч урынны "Сарман" агрофирмасы" ҖЧҖ, "Җәлил" агрофирмасы" ҖЧҖ һәм "Нөркәй" агрофирмасы" ҖЧҖ белгечләре алды. Беренче урында - Хәмис Сабиров, икенчедә - Григорий Фомичев, өченчедә - Рәиф Солтанов.

Чит илдә җитештерелгән тракторларда эшләүче һәм иң сменага иң күп норма үтәгән механизаторлар арасында беренче һәм икенче урыннарны "Сарман" агрофирмасы" ҖЧҖеннән Рәмдүс Фәретдинов һәм Хатыйп Хафизов алдылар, өченче урынны "Нөркәй" агрофирмасы" ҖЧҖеннән Радик Гыйбадуллин алды. Сабан культураларын чәчүдә катнашучылар арасында беренче урынны - "Нөркәй" агрофирмасы" ҖЧҖ механизаторы Валентин Бормотин, икенче урынны - "Сарман" агрофирмасы" ҖЧҖеннән Нияз Тимерҗанов, өченче урынны "Җәлил" агрофирмасы" ҖЧҖеннән Ленар Якупов алды.

"Чәчү алдынгылары һәр биш көн саен эшләгән сменалар саныннан чыгып билгеләнә һәм 1 меңнән 3 мең сумга кадәр акчалата премияләр белән бүләкләнәләр", - диде Альберт Шәрипов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, районда язгы чәчү 51,7 мең га мәйданда планлаштырыла. Бүгенге көнгә бу эш 11,4 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән бөртекле сабан культуралары - 9060 га, арпа – 7940 га, борчак – 1120 га, шикәр чөгендере - 1784 га, көнбагыш – 580 га һәм сидерат өчен горчица – 5635 га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International