Илдус Габдрахманов Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2021 елның 30 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Кама Тамагы районына эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең төп максаты - урып-җыю эшләренең барышы һәм республика кырларындагы оператив вәзгыять белән танышу. Эш сәфәре барышында аны Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вәзыйхов, район Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев һәм башка җаваплы затлар озата йөрделәр.

Район кырларын караганда Илдус Габдрахманов көзге бодай кырларындагы вәзгыятьне бәяләде һәм Каратал авылындагы «Олы Кариле» ҖЧҖ һәм «Август – Кама Тамагы» ҖЧҖ (Уразлы) уҗымнарның яхшы шытып чыгуын билгеләп үтте.

“Олы Кариле” ҖЧҖ кырында урып-җыю кампаниясендә катнашучы агрофирма механизаторлары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм Кама Тамагы районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.

Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вәзыйхов хәбәр иткәнчә, язгы кыр эшләренең иң кызган чагы. Районда язгы чәчү 32400 гектарда бара. Бүгенге көнгә районда 1211 гектарда чәчү эшләре башкарылган, шуның 254 гектары – сабан бодае, 957 гектары – арпа. 10 чәчү комплексы эшли.

Аннары министр урынбасары Олы Салтык һәм Уразлы авылларында эретмә төеннәре төзелешен, шулай ук Бәрлехуҗа авылында «Барго» чәчү комплексы (ФЕНДТ тракторы) эшен бәяләде.

Эш сәфәре ахырында Илдус Габдрахманов «А.Р. Ялалетдинов» крестьян-фермер хуҗалыгының виноград бакчасында булды. Азат Ялалетдинов сүзләренчә, виноград бакчасын 2016 елда үстерә башлый, ә 2018 елда инде беренче уңыш җыйган һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан виноград үстерү буенча бизнес-проектны гамәлгә ашыру өчен 1,5 млн.сумлык грант та откан.

Аннары министр урынбасары Югары Ослан районы аграрийлары белән очрашты һәм көзге культураларның торышын бәяләде. "Заря" агрофирмасы территориясендә Илдус Габдрахманов алмагач бакчасының торышы һәм сыйфаты белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International