2021 елның 1 нче кварталында Минзәлә зонасының 9 районында 55,9 мең тонна сөт җитештерелгән

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бу хакта Минзәлә районында «Сыйфатлы азык һәм ныклы азык базасы -хайваннарның югары продуктивлыгы нигезе» дигән зона семинар-киңәшмәсе барышында хәбәр иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Семинарда катнашучылар сөт җитештерү, сөт терлекчелеге культурасы, сыйфатлы азык әзерләүнең заманча технологияләре, терлекләрнең продуктивлыгына сыйфатлы азыкның йогынтысы һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Агымдагы елның 1 кварталында республиканың терлекчелек тармаклары үсешенә анализ белән Ленар Гарипов чыгыш ясады.

“1 кварталда республикада 349 мең тонна сөт җитештерелгән (2020 елга карата 103%). Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 102 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән (узган елга карата 98%). 2021 елның 1 кварталында Минзәлә зонасының 9 районында 55,9 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу зонаның 9 районыннан өч район гына 2020 елга карата һәм ел башына уңай динамика күрсәтте. Болар - Алабуга, Актаныш һәм Менделеевск районнары. Түбәндәге районнарда терлекләрнең баш санын арттыруга таба уңай күренеш күзәтелә:Минзәләдә(ел башына +373 баш), Түбән Камада(+110 баш), Мөслим һәм Менделеевск районнарында(+69 һәм 62 баш)”, - диде ул.

Министр урынбасары үз чыгышы барышында терлекләр белән идарә итүне һәм терлекләрне ашатуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

«Язгы кыр эшләре вакытында терлек азыгы әзерләү технологиясен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Сыйфатлы азык - савымны арттыру һәм тере массаны арттыру ул», - дип билгеләп министр урынбасары.

Гелүс Баязитов республика районнарында сөт терлекчелеген цифрлаштыру темплары турында сөйләде.

Семинарның практик өлеше “Калморза” ҖЧҖ базасында узды. Семинарда катнашучылар 3 һәм 6 айга кадәр бозауларны карау һәм ашату технологияләре белән таныштылар, азык әзерләү техникасын карадылар.

Киңәшмәдә катнашучылар өчен агрофирма территориясендә терлекчелектә алдынгы технологияләр күргәзмәсе оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International