Кырмыскаларның уңай һәм тискәре яклары, алар нинди файда китерә, аларга каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары сөйли.
Бу хакта бүген АПКдагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышында Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр итте. Тиешле мәгълүмат сәүдә челтәрләренә җибәрелде. Ведомство, якын арада бу бәяләр дәрәҗәсенә уңай йогынты ясар, дип исәп тота.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә татар токымлы атларны үрчетү планнарына багышланган эшлекле киңәшмә узды. Анда “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, “Н.Э. Бауман ис. КДВМА” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең биология, генетика һәм терлекләр үрчетү кафедрасы мөдире Равил Хәертдинов, фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Модуль» ҖЧҖ предприятиесе вәкилләре белән эшлекле очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, эшче төркем җитәкчесе, «Модуль» ҖЧҖенең коммерция директоры һәм хуҗасы Владимир Гай, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
2021 елда Свое Фермерство экосистемасында һәм Свое Родное маркетплейсында банк тәҗрибәсен һәм алдынгы технологияләрне берләштерә торган 1300ләп Татарстан агропредприятиесе һәм җитештерүчесе теркәлде.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында тематик түгәрәк өстәлләр узды. Биредә АПК белгечләре тармакның бүгенге көндәге иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
24-25 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо» IV махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Бүген биредә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды, аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында «Казан Экспо»да узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе белгечләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшырды. Тантаналы чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге янындагы мәйданда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.
24-25 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо» IV махсуслаштырылган күргәзмәсе уза.