Агрокөч 30 эре сөт җитештерүчеләр арасына керде

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Эре сөт җитештерүчеләрнең 2021 ел йомгаклары буенча әзерләнгән  рейтингын «Союзмолоко» Илкүләм берлеге, Streda Consulting һәм Milknews  тәшкил итәләр.  30 эре сөт җитештерүче  аның  күләмен 320 мең тоннага арттырды, дип хәбәр ителә, ә секторның гомуми үсеше 250 мең тоннадан артмый, дип бәяләнә. Рейтингны төзүчеләр фикеренчә, сөт күләме күрсәткечләренең үсеше эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, терлекләрнең продуктивлыгын һәм аларның  баш санын  арттыру нәтиҗәсендә дә тәэмин ителә.

Агрокөч 68,2 мең тонна савым күрсәткече белән 22 урынны алды, узган рейтинг белән чагыштырганда, өч позициягә күтәрелгән. 2020 ел белән чагыштырганда предприятие савымны 22 %ка арттырган. Тикшеренү шуны  күрсәтә, холдинг 2017 елда  тәүлеккә 150 тоннага  кадәр   сөт җитештерү куәте  белән Чаллы сөт комбинатын сатып алган һәм сөт җитештерү һәм эшкәртү күләмнәрен  стратегик рәвештә арттырырга омтыла.

 Исегезгә төшерәбез, сөт эшкәртү белән «Агросила-Молоко» ҖЧҖ шөгыльләнә, ул - Татарстан Республикасында сыйфатлы һәм куркынычсыз сөт продуктлары җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе. Предприятиегә тәүлеккә уртача 195 тонна сөт керә, ә бүгенге көндә аның сөт эшкәртү куәте  210 тоннага  кадәр җитә. «Агросила-Молоко» төрле сәүдә маркалары белән   157 төр продукция чыгара, шул исәптән үзенекеләр:  «Агросила», «Я ем с умом», «Просто молоко».

 2020 елда «Агросила-Молоко» ҖЧҖендә рассолда һәм ярымкаты сырлар линиясен төзү проектын гамәлгә ашыру башланды. Проектка инвестицияләр кертүнең  гомуми күләме 1 млрд. 490,7 млн. сум тәшкил итә. Бүгенге көнгә линиягә 1 млрд. 397,6 млн. сум кертелгән, тагын 93,1 млн.сум кертергә кирәк. Рассолда El Greco  сыры  җитештерелә инде, август ахырында ярымкаты сырлар линиясе дә  сынау рәвешендә эшли башлаячак.  Әлеге линиядә «Агросила» сәүдә маркасы белән  «Голландский», «Российский», «Гауда», «Сливочный», «Эдам», «Легкий»  ярымкаты сырларының киң ассортименты җитештереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International