Авыл хуҗалыгында IT-продуктлар – бүгенге аграрийларның иң яхшы казанышы

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Көзнең төп вакыйгасы - Kazan Digital Week-2022  күргәзмәсенә бар куәткә әзерләнү эшләре  бара. АПК блогы экспозициянең  иң  зур  өлешен - 1000 кв.м. тәшкил итәчәк. Күргәзмә зонасы – экспонентлар белән ә киң эшлекле программа спикерлар белән тулыландырыла. Булачак күргәзмәдә катнашучыларның берсе - авыл хуҗалыгы өлкәсен  программалар  белән    тәэмин итүче һәм сервислар эшләүче «Диджитал Агро» булачак. Бүген  заманча  аграрийның мөһим бурычларын исәпкә алу һәм аның ихтыяҗлары буенча  продуктлар  эшләү мөһим. «Диджитал Агро»ның IT-технологияләре, индивидуаль таләпләрне исәпкә алып, агробизнесның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Күргәзмәдә компания «Ярдәмче» цифрлы продуктларын һәм эксперт агросервислары комплексын тәкъдим итәчәк, болар: скаутинг, агродокументлар хәрәкәте, туклану системасын эшләү, үстерү технологияләре һәм авыл  хуҗалыгы предприятиесенә  операцион аудит. Компания турында тулырак мәгълүмат https://digitalagro.ru сайтында бирелгән. Kazan Digital Week-2022 күргәзмәсенә   килегез һәм барысы  белән дә  үзегез шәхсән танышыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International