Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының Ветераннар советы агымдагы елга йомгаклар ясау киңәшмәсен уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, муниципаль районнардагы Ветераннар советы әгъзалары катнашты.
Бу шимбәдә республикада соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Бу елның 19 мартыннан 23 апреленә кадәр һәм 10 сентябреннән 24 декабренә кадәр Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында, Зеленодольск муниципаль районында һәм Чаллы шәһәрендә 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә өч мәйданчыкта һәм республиканың 26 муниципаль районында 22 ярминкә көне үткәрелде.
Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Казан ипподромы» ҖЧҖ директоры Марат Гыйльфанов, «Татнефть» ГАҖенең ярдәмче җитештерү бүлеге башлыгы урынбасары, ат спорты буенча куратор Гияз Идиятуллин, һәм федерация әгъзалары катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Идел буенда җирләрне мелиорацияләү буенча федераль учреждениеләр системасы үзгәртелә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесен үзгәртеп кору турында” 2022 елның 19 декабрендәге 593 номерлы боерыгы белән Киров өлкәсендә, Марий Эл Республикасында һәм Удмуртия Республикасында урнашкан җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгы сулары белән тәэмин итү буенча өч идарәне «Татмелиоводхоз»га кушу процедурасы башланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасының гаилә фермерлар династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.
2022 ел дәвамында «Август-Агро» идарәчел компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә үз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарына җаваплы затлар өчен ягулык дәрәҗәсен күрсәтә торган автоматлаштырылган сигналлы датчиклар урнраштырды. Цифрлы яңалыкның төп файдасы йөк автомобильләрендә ягулык-майлау материаллары тоту нормаларын киметүдән гыйбарәт: мәсәлән, 2021 елда КамАЗда «Август-Агро» агрофирмаларының уртача ягулык чыгымы 100 км-га 52,7 литр тәшкил иткән, ә 2022 елда – 49,3 литр, ягъни 6,5% ка кимрәк. «Август» компаниясенең Татарстан авыл хуҗалыгы бизнесы масштабларында (190 меңнән артык. га чәчүлекләр) шактый акчалары янга калган. Ягулык датчиклары эш өчен кирәкле ягулык күләмен максималь төгәллек белән алдан билгеләргә һәм аның артык тотылуын булдырмаска ярдәм итә.
Россельхозбанк «Россия агролидерлары» студентлар проектлары конкурсына йомгак ясады. Анда бөтен илдән махсуслаштырылган аграр югары уку йортларыннан һәм көллиятләреннән 2500дән артык студент катнашты, алар авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен инновацион чишелешләр тәкъдим иттеләр. Иң яхшы 50 проект авторлары агросекторның «алтын» кадрлар резервына керәчәк, ә 10 җиңүче АПКның иң эре компанияләрендә стажировкага чакыру алачак.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе каршындагы “Гаилә бергә” хәйрия фонды йортында яшәүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырды. Бүген биредә ата-аналары белән бергә 24 бала яши, алар Балалар республика клиник хастаханәсендә авыр һәм озак вакыт дәвалану узалар.
Биектау районының “Элита” баш нәсел предприятиесендә терлекчелек тармагының 2022 елның 11 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Элита» баш нәсел предприятиесе” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Нәсел эше һәм терлекләрне үрчетү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек һәм селекция-нәсел хезмәте буенча консультантлары һәм җитештерү бүлекләре башлыклыры катнашты.
Бүгенге көндә агросәнәгать секторы - Россия икътисадының иң динамикалы үсә торган тармагы. Быелгы елның феноменаль уңышы моның ачык дәлил. Авыл хуҗалыгының мондый рекордлары уңышы эшкәртү, төргәкләү, саклау һәм сату кебек эшләрне уңышлы оештыру ихтыяҗын тудыра. Боларның барысы да заманча таләпләр һәм нормативлар нигезендә кулланучыга сыйфатлы азык-төлек продуктларын «җиткерү» өчен кирәк.