Беренче көн: «2023 елда АПКда цифрлы трансформация стратегиясе» темасына түгәрәк өстәл

2023 елның 3 марты, җомга

6 - 7 мартта Татарстанда АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо 2023» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак. Бөтен Россиядән 250дән артык компания үз техникасын, җайланмаларын, чималын күрсәтәчәк һәм тәҗрибә уртаклашачак. 
Эшлекле программа кысаларында “Агросәнәгать комплексында цифрлы трансформация стратегиясе” түгәрәк өстәле узачак. Ул авыл хуҗалыгын цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләренә багышлана. Очрашуда катнашучылар түбәндәгеләр буенча  мәгълүмат  алачак: 
 - үз предприятиеңне үстерүгә дәүләттән ничек ярдәм алырга;
 - автоматлаштыру программасында ничек катнашырга;
 - кадрларны ничек укытырга һәм моның  өчен ничек итеп 50%  финанслашу  алырга;
 - үз хуҗалыгыңны ничек итеп яңа дәрәҗәгә   чыгарырга. 
 
Чараны уздыру  датасы һәм урыны:
6 мартта 13:30 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр   (зал № 4, 2 кат) – “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге, Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә урамы, 1 йорт. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International