Бүген 2023 елда бакчачылык ширкәтләре чикләренә кадәр керү юлларын капиталь ремонтлау, ремонтлау һәм реконструкцияләү өчен коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре (СНТ) исемлеген төзү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Злаков үткәрде.
Утырышта 2023 елда бакчачылык ширкәтләре чикләренә кадәр керү юлларын капиталь ремонтлау, ремонтлау һәм реконструкцияләү өчен сайлап алуны узган коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре исемлеге расланды.
Республика 2017 елдан бирле коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренә ярдәм күрсәтә. Республика бюджетыннан 6 ел эчендә тышкы объектларны ремонтлауга 3,25 млрд.сум акча бүлеп бирелгән (139,2 км юл ремонтланган, 171,8 км электр линиясе сузылган, 46,15 км суүткәргеч үткәрелгән һәм 299 су каланчасы, каты көнкүреш калдыклары өчен 510 бункер һәм 1394 контейнер, 259 трансформатор подстанциясе урнаштырылган).
Республикада СНТның тышкы инженерлык челтәрләре объектларын ремонтлауга республика бюджетыннан ел саен 550 млн.сум акча бүлеп бирелә.