Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина һәм Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының социаль-икътисадый мәсьәләләр бүлеге башлыгы Булат Гарифуллин Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (ТатНИИСХ) – “Россия Фәннәр академисяе Казан үзәге” Федераль тикшеренү үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең аерымланган структур бүлекчәсендә булдылар. Килүнең максаты - профиль буенча мәсьәләләргә аудит уздыру һәм хезмәтне саклау идарәсе системасын камилләштерү чаралары кысаларында институт вәкилләре белән һәм үзара хезмәттәшлек итү.
Сәфәр барышында белгечләр җитештерү участокларында булдылар һәм тикшеренү үзәге лабораториясенең яңартылган өлешен карадылар. Кунаклар өчен экскурсияне үзәк җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, доцент Рөстәм Низамов үткәрде.
ТатНИИСХ - фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып бара, селекция өлкәсендә яңа технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнә. Үзәктә барлык бу процессларда йөздән артык фәнни хезмәткәр эшли, башлангыч һөнәр берлеге оешмасы эшли.
Бүген Үзәктә җитештерү һәм тикшеренү процессларын киң күләмдә ремонтлау һәм модернизацияләү бара, җайланмалар яңартыла, имин хезмәт шартлары таләпләренә туры килгән эш урыннары камилләштерелә. Җитәкчелек, һөнәр берлеге оешмасы белән берлектә, хезмәтне саклау һәм хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирә. “Без Үзәк җитәкчесенең хезмәт шартларын законнарда билгеләнгән гамәлдәге таләпләр нигезендә булдырырга тырышуын күрәбез. Үзәктә хезмәтне саклау белән идарә итү системасын тагын да камилләштерү өчен Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина тарафыннан бирелгән һәр тәкъдимне, һәр киңәшне исәпкә алалар”, - диде, сәфәр нәтиҗәләрен йомгаклап, РФ АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының социаль-икътисадый мәсьәләләр бүлеге башлыгы Булат Гарифуллин.
Гомумән алганда, Ирина Андина һәм Булат Гарифуллин хезмәтне саклау өлкәсендә башкарылган эшләрне канәгатьләнерлек дип бәяләделәр. Очрашу кысаларында, хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесенә, белгечләренә һәм һөнәр берлеге оешмасы рәисенә яңа закон актларын үтәү, хезмәткәрләрне шәхси яклану чаралары белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр бирелде. “Аерым алганда, һәр хезмәткәрне шәхси яклану чараларыннан файдалану буенча өйрәтүләр үткәрергә һәм моны журналда беркетергә кирәк. Белгечләргә шулай ук, күрсәтмәләр буларак, микроимгәнүләр алу очракларын тикшерергә, андый тикшерүләр регламентын эшләргә һәм очракларны теркәп барырга кирәк”, - дип, Ирина Андина кайбер тәкъдимнәрне игълан итте.
Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы һөнәр берлекләренең җәмәгатьчелек контроленә зур игътибар бирүләрен билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә, республиканың күп предприятиеләрендә, шул исәптән агросәнәгать секторында да, хезмәтне саклау буенча вәкаләтле мәктәпләр кертелде. Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләренә шулай ук нигезләмә эшләргә, хезмәтне саклау буенча вәкаләтле (ышанычлы) затларны сайларга, аларны укытырга, хезмәткәрләрне иҗтимагый активлыклары өчен кызыксындыру һәм бүләкләү вариантларын уйларга тәкъдим ителде. “Хезмәтне саклау идарәсе системасында күп баскычлы контрольне исәпкә алырга кирәк. Хезмәтне саклау хезмәтендә һөнәр берлеге оешмалары һәм вәкаләтле затлар белән бергә эш урыннары торышына рейдлар уздырырга кирәк, бу иҗтимагый эшчәнлектә ышанычлы затларның тагын бер мөһимлеген күрсәтәчәк”, - дип билгеләп үтте Ирина Андина.
Үз чиратында, Үзәк вәкилләре белгечләргә килүләре, эш процессына кертеләчәк кыйммәтле киңәшләре һәм тәкъдимнәре өчен рәхмәт белдерделәр.