Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә министр урынбасарлары, район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.
Беренче булып министр урынбасары Дмитрий Яшин чыгыш ясады. “Бүгенге көнгә минераль ашламалар бер гектарга 52 кг тупланган. Тәтеш, Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында бу күрсәткеч 100 килограммнан артып китә”, – дигән мәгълүмат бирде министр урынбасары.
Ленар Гарипов терлекчелек буенча 2022 ел йомгаклары белән таныштырды. Бер сыердан уртача савым 7 мең 125 кг булган һәм бу күрсәткеч елдан-ел планлы рәвештә үсә. Бу, беренче чиратта, яңа комплекслар төзү, терлекчелектә цифрлы технологияләр кертеп, азык базасын яхшырту нәтиҗәсе.
Ул шулай ук сыерларның җитештерүчәнлеге, рационнарның баланслылыгы, терлек азыгы сыйфатын билгеләүнең, терлекләр составын даими алыштырып торуның мөһимлеге турында да сөйләде.
Республикада “Татарстан Республикасы хайваннарын исәпкә алу һәм теркәүнең милли системасы” эшләнде. 2022 елның 1 гыйнварыннан ветеринария турында закон үз көченә керде, аның нигезендә барлык терлекләр дә индивидуаль яки төркемләп идентификацияләнергә һәм исәпкә алынырга тиеш. Татарстан Республикасы буенча 478 мең баш мөгезле эре терлек унификацияле номерлар белән идентификацияләнгән һәм терлекләрне исәпкә алу программасында теркәлгән.
2023 елның 1 мартыннан “Терлекчелекнең иярчен продуктлары һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон үз көченә керә. Әлеге Федераль законның максаты – терлекчелекнең иярчен продуктларын авыл хуҗалыгы җитештерүенә җәлеп итүнең, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген арттыру.
Язгы кыр эшләре чорында техниканы эксплуатацияләүне оештыру, кинәт ватылган чит ил техникасын ремонтлау, азык җыю һәм ашлык җыю техникасын әзерләү турында АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов сөйләде.
20 февральгә республика буенча тракторларның 87%ы ремонтланган. Республика буенча чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларының әзерлеге 94% тәшкил итә. 3,4 млрд. сумлык запас частьләр сатып алынган, бу кирәкле күләмнең 66%ын тәшкил итә. Апрельнең беренче декадасында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген комиссия тарафыннан кабул итү планлаштырыла.