Казанда компаниянең генераль директоры Валерий Мальцевның һәм Республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рафаэль Фәттаховның эшлекле очрашуы узды.
Яклар билгеләп үткәнчә, узган ел комбайннар, тракторлар, тагылмалар һәм асылмалы техника белән тәэмин итү машина төзелеше компаниясе продукциясенә булган кулланучылар ихтыяҗын тулысынча тәэмин итте. Җитештерүче агымдагы елда да аграрийлар белән нәтиҗәле сөйләшүләр алып бара. Дилерлык үзәге мәйданчыгында кирәкле техника җитәрлек.
Рафаэль Фәттахов Республика агросәнәгать комплексының сервис белән тәэмин итү мәсьәләләрендә Ростсельмаш белән хезмәттәшлеген югары бәяләде. Төбәктә булдырыла торган инфраструктура – аерым алганда, 2021 елда төбәктә ачылган заманча дилер үзәге кыр эшләре чорында аграр техниканың максималь җитештерүчәнлеген тәэмин итә. Валерий Мальцев хәбәр итүенчә, компаниянең һәм аның төбәк партнерларының планнарында - компания стандартлары буенча яңа дилер үзәге төзү.
Ростсельмашның авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү өлкәсендәге актив эшчәнлегенә дә югары бәя бирелде. Җитештерүче “Мәгариф” программасы буенча алдан ирешелгән килешүләрне тулысынча үти. Аерым алганда, узган елда Ростсельмаш Казан дәүләт аграр университетында 2016 елдан бирле эшли торган корпоратив аудиториясен яңартты. 2020 елдан Арча агросәнәгать көллиятендә фирма классы ачылган, ә 2022 елда Кукмара аграр көллиятенә заманча урып-җыю машиналары куелган. Укытучыларның Ростсельмаш академиясендә стажировка үтү мөмкинлеге бар.
Гомумән алганда, Ростсельмаш һәм Республика АПК компанияләре арасында ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре урнашкан. Узган биш елда гына да компания аграрийларга 900гә якын заманча агромашина кайтарган. Ростсельмаш белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кырларга алдынгы технологияләр чыгару мәсьәләләрендә тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Төбәк аграрийлары техниканы демонстрацион күрсәтүләрдә катнаша, «Бер көнгә Ростсельмашка» («Один день на Ростсельмаш») программасы буенча җитештерү мәйданчыгында булалар. Ә компания, киләсе атнада ачылачак ТатАгроЭкспо күргәзмәсе кебек, Республиканың барлык әһәмиятле аграр вакыйгаларында катнаша.