2023 елның 1 мартыннан «Терлекчелекнең калдык продуктлары һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 14 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә керде, ул авыл хуҗалыгы хайваннарын асраганда барлыкка килә торган матдәләрне, шул исәптән тирес, тавык тизәге, терлек аслыгы, юынтык суларны да кертеп, җайга сала.
Хәзер терлекчеләр үзләре асрый торган терлекләрдән соң барлыкка килә торган матдәләрне терлекчелекнең калдык продуктлары дип танырга теләсәләр, алар Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең җитештерү мәйданчыгының урнашкан урыны буенча территориаль идарәсенә хәбәр итәргә тиеш булалар.
Хәбәрнамәне 2023 елның 1 мартыннан 1 маена кадәр җибәрергә кирәк, алга таба киләсе календарь елына ел саен 31 декабрьдән дә соңга калмыйча Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсе адресына җибәрергә кирәк булачак.
Хәбәрнамәләрдә терлекчелекнең калдык продуктлары күләмнәре, аларны җитештерүдә куллануның яки башка затларга тапшыруның планлаштырылган сроклары һәм тиешле нәтиҗәләр күрсәтелә.
Матдәләр, терлекчелекнең калдык продуктлары дип танылганнан соң, аларга карата әлеге Законда билгеләнгән таләпләр (саклау, эшкәртү, ташу, сату һәм куллану) кулланылачак. Таләпләрнең үтәлешен Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең контрольдә тота.
Ведомствога 1 майга кадәр хәбәр ителмәсә, авыл хуҗалыгы хайваннарын тотканда барлыкка килә торган матдәләр калдыклар турындагы закон кысаларында Россия Табигать күзәтчелеге контроленә алынырга тиешле калдыклар дип таныла.
Мондый калдыклар белән эш итү өчен лицензия алырга, шулай ук аларны урнаштырганда әйләнә-тирә мохиткә китерелә торган тискәре йогынты өчен билгеләнгән түләүне кертергә һәм алар белән эш итүне җайга сала торган башка таләпләрне үтәргә кирәк булачак.
Күрсәтелгән 248-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру өчен кабул ителгән норматив документлар белән Идарә сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://fsvps.gov.ru/ru/content/pobochnye-produkty-zhivotnovodstva.