ТатАгроЭкспо - 2023: старт бирелде

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо» V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды.
Быел катнашучылар саны икеләтә диярлек артты, тәкъдим  ителгән  мәйданнар узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк. Экспозиция беренче тапкыр Экспоүзәкнең барлык өч павильонында да куелган һәм аларның  мәйданы 35 мең м2дан артык. Бу мәйданда Россиянең 35 төбәгеннән һәм ике илдән (Беларусь, Кыргызстан) 371 компания нәтиҗәле  терлекчелек  һәм игенчелек  өчен үзләренең авыл хуҗалыгы техникасын, җайланмаларын һәм чималын,  авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төрү эшләнмәләрен  күрсәтәләр. Күргәзмәдә бөтен Россиядән 10 меңнән артык агросәнәгать   комплексы белгечләре булыр дип көтелә.
Күргәзмәне рәсми ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Ул билгеләп үткәнчә, күргәзмә кысаларында 110нан артык спикер чыгыш ясаячак. “ТатАгроЭкспо агробизнес, фән һәм дәүләт коммуникацияләре өчен нәтиҗәле мәйданчык. 30дан артык түгәрәк өстәл, дискуссияләр, ачык микрофоннар авыл хуҗалыгына цифрлы технологияләр кертү, авыл хуҗалыгы продукциясен сертификацияләү, кадрлар, мәгариф мәсьәләләренә  һәм башка күп мәсьәләләргә багышланачак”, - дип ассызыклады министр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International