Бүген Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасында «Кошчылык көне»нә багышланган кошчылык тармагы хезмәт ветераннарының очрашуы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты. Чарада шулай ук Лаеш районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов, кошчылык предприятиеләре вәкилләре, тармак ветераннары катнашты.
Питрәч авылы наратлыгында җиденче тапкыр “Скорлупино” Бөтенроссия фестивале узды.
«Казан» халыкара ат спорты комплексында милли мәдәниятләр һәм атчылык традицияләре фестивале узды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры урынбасары Галина Сафина катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында 2023 елның 1,2 кварталында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга 2023 елда федераль бюджеттан финанслашу белән субсидия бирү буенча сайлап алу үткәрү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
2023 елның 29 июлендә Татарстан Республикасында Казан ипподромында Россиянең милли мәдәниятләре һәм атчылык традицияләре буенча уникаль «Беренчеләр йолдызлыгы» фестивале узачак. Аны Атчылыкны үстерү ассоциациясе оештыра. Фестивальнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов эш сәфәре белән Пермь краеның Чернушка шәһәренә килде. Татарстан-Алтай ат чабышында катнашучылар да шунда килеп җиткән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Африка илләре вәкилләре - «Россия – Африка» икътисадый форумында катнашучылар белән уздырган барлык очрашуларда авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Санкт-Петербургта «Россия-Африка» форумында Африка илләре вәкилләре белән күп очрашулар узды, дип белдерде Марат Җәббаров.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия-Африка» икътисадый һәм гуманитар форумы эшендә катнашу өчен Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде. Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та бар. Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза.
Бүген Биектау районында “Элита” дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ базасында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 45нче республика конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов, “Элита” дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитештерү маркетингы бүлеге консультантлары, аграр югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты.
Татарстанга Сенегал Республикасы Президенты Маки Салл килде. Ул Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде.