Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсына гаризалар ала башлады

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә. 

Гаризалар һәм документлар агымдагы елның 16 гыйнварыннан 30 гыйнварына  кадәр  эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев  ур.,  36 йорт, 307 нче кабинет. 

Конкурс комиссиясенең республика конкурсын уздыру буенча утырышы 9 февральгә планлаштырылган.
Конкурста гаилә фермер династиясенә керүче крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары катнаша ала. Гаилә фермер  династиясе дигәндә,  кимендә ике  буын йә аннан  күбрәк фермерлар булган һәм бүгенге  көндә  КФХ статусына ия булып  торучы бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (КФХның кимендә ике башлыгы) дип аңларга  кирәк. Гаилә фермер династиясе башлыгы булып  беренче буын КФХ башлыгы таныла.

КФХ башлыкларына – конкурста җиңүчеләргә  премияләр бирү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат Министрлыкның «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге  рәсми сайтында урнаштырыла: https://agro.tatarstan.ru, «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга   субсидияләр» бүлеге, аннары «Татарстан Республикасы гаилә фермер династиясе» бүлекчәсе.

Элемтә өчен телефоннар: (843) 221 76 88 (88 44)
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International