Марат Җәббаров: «Язгы ярмикәләр тәмамланды, әмма чатыр нокталарында фермер продукциясе белән сәүдә итү дәвам итәчәк»

2024 елның 27 апреле, шимбә

Бүген Татарстан башкаласында, Чаллыда һәм Түбән Камада шәһәрләрендә соңгы язгы ярминкәләр узды. Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары - Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Юдино һәм Радужный бистәләрендәге мәйданчыкларны карап чыкты. Вице-премьер сәүдәнең оештырылуын  югары бәяләде һәм ихтыяҗның артуы күзәтелмәвен билгеләп үтте. Гадәттәгечә, «Майский»ТК нокталарында  чиратлар зуррак.

“Минемчә, ярминкәләр бик  уңышлы узды. Хәзер   бернинди дә ыгы-зыгылар  күзәтелми. Барлык продукция һәрвакытта  да җитәрлек күләмдә китерелде: Болар - ит, сөт, яшелчә, йомырка. Шуңа бәйле рәвештә, ярминкәләр оештыруга үзләреннән зур  өлеш керткән авыл халкына рәхмәт белдерәсем килә”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Ул шулай ук, авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамлануга карамастан, чатыр нокталарында фермер продукциясе белән сәүдәләр дәвам дәвам итәчәк,  дип билгеләп үтте. Мондый  мәйданчыкларда үз продукциясен сатарга теләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, аның азык-төлек базарын үстерү бүлегенә мөрәҗәгать итә ала, телефон:  (843) 221-76-25. 
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International