Илебезнең иң эре май продукциясе җитештерүчеләреннән берсе – «Казан май комбинаты» АҖ (КЖК) - 2023 елга йомгаклар ясады. Хисап чорында предприятиедә җитештерелгән әзер продукция күләме 1,12 млн тонна булган – бу 2022 елга караганда 37%ка күбрәк.
Шешәләрдә май чыгару күләме – 31%ка, майонез һәм кетчуплар – 14%ка, соуслар 9%ка арткан. Үсемлек майлары һәм шрот җитештерүдә дә ныклы үсеш күзәтелә: 2022 ел белән чагыштырганда, рапс мае - 71%ка, көнбагыш мае - 41%ка, рапс шроты - 66%ка, көнбагыш шроты 39%ка күбрәк җитештерелгән.
2023 ел йомгаклары буенча, Казан май комбинатының әзер продукциясен сату күләме, 2022 ел белән чагыштырганда, 41%ка арткан. Әзер продукция сатудан керем 18%ка арткан һәм 41,1 млрд. сум булган (НДСтан башка).
Nielsen белешмәләренә караганда, 2023 ел нәтиҗәләре буенча, Mr.Ricco кетчупы сатылу күрсәткече буенча югары категорияле кетчуплар арасында - 1 нче урынны һәм Россиядә барлык кетчуплар арасында өченче урынны алды. Mr.Ricco майонезы майлылыгы 67% булган дүрт тәмдәге майонезлар рейтингында 2 нче урынны алды. Шул ук вакытта 67% майлылыктагы “Mr.Ricco Провансаль” майонезы үз категориясендә иң күп сатылган майонездан санала (үсеш динамикасы - 144%).
Шулай ук 2023 елда Казан май комбинаты экспорт юнәлешен актив үстерә. Кытай, Төркия, Әзербайҗан, Казахстан һәм башка илләргә 250 мең тонна үсемлек мае җибәрелгән.