Министрлыкта «Индеаль» агросәнәгать холдингы җитәкчелеге белән Татарстан Республикасы АПК продукциясен экспортлауны арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә «Индеаль» агросәнәгать холдингы җитәкчелеге белән Татарстан Республикасы АПК продукциясен экспортлауны арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, республиканың агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Индеаль – сәүдә-җитештерү эшчәнлегендә махсуслашкан вертикаль-интеграцияләнгән агросәнәгать холдингы ул. Компанияләр төркеме кысаларында аның үз вертикаль-интеграцияләнгән инфраструктурасы төзелгән: катнаш азык заводы, кош-корт бинасы, симертү мәйданчыклары,  чалу заводы һәм күркә итен тирән эшкәртү заводы. Компания үзенең экспорт эшчәнлеген 2023 елның августында башлаган. 

Бу чорда команда тупланган һәм экспортлау өчен инструмент   булдырылган, шулай ук компаниянең барлык заводлары буенча үз продукциясенең экспорт ассортименты эшли башлаган. 

Сәламләү чыгышында Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча - Татарстан Республикасының Идел буе федераль округында беренче урында һәм Россия Федерациясендә бишенче урында булуын билгеләп үтте. Илнең авыл хуҗалыгы җирләренең 2 процентына ия булып, республика аның авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,5 процентын җитештерә.
Татарстанның тулаем төбәк продуктында агросәнәгать комплексы продукциясенең өлеше 8%.

“Республиканың үз продукциясен шактый  күләмдә читкә  чыгару  мөмкинлеге бар. «АПК продукциясен экспортлау» юнәлеше буенча нәтиҗәлелек күрсәткече 2023 ел йомгаклары буенча арттырып үтәлгән һәм абсолют суммада 458,6 млн долларлык булган. 2019 ел белән чагыштырганда, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау 2,4 тапкырга арткан”, - дип ассызыклады ул.

“Хәләл” юнәлеше уңышлы үсә, экспорт күләме, 2022 ел белән чагыштырганда, 1,8 тапкыр арткан һәм 11,5 млн  долларлык  булган.
Хәләл продукция белән тәэмин итү ел саен “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” саммиты кысаларында ислам илләреннән партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерүнең үзәк темасы  булып тора.

Агросәнәгать комплексы продукциясен  258 тышкы икътисадый эшчәнлектә     катнашучы   дөньяның 52 иленә  экспортлый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International