ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында агросәнәгать секторында яшь белгечләрне беркетү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ачык һавада оештырылган Казан аграр университетының икътисад институтын тәмамлаучылар белән очрашу узды.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Казан дәүләт  аграр университеты Балтач  районының  мәгариф  бүлеге  белән  берлектә   узган  атнада  мәктәп  укучыларын аграр  югары  уку йортына  керү өчен  әзерләү  һәм һөнәри  юнәлеш  бирү  буенча  уртак  эш  оештыру  максатында  очрашу  үткәрде.   Очрашу  нәтиҗәләре  буенча  мәктәпләр  һәм Казан  дәүләт  аграр  университеты  арасында  хезмәттәшлек  турында  килешү  төзелде.    


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

17 мартта Казан  дәүләт  аграр  университетында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  яшь уйлап  табучыларның  “Минем кече Ватаным”   республика  олимпиадасы  узды.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Зеленодольск  районында  Кургуза төп  гомуми  белем  бирү  мәктәбе  базасында  узган  атнада «Мин авылны  сайлыйм» IX республика  конкурсы  кысаларында   укучыларның   фәнни-тикшеренү, проект-иҗат  эшләренең  йомгаклау  этабы  узды.  


29
март, 2019 ел
җомга

Бүген, 29 мартта  Казан дәүләт   аграр  университетында югары  уку  йортын  тәмамлап чыгучыларга  һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны   эшкә  урнаштыру  буенча  чара  үтте. 


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Каникул  көннәрендә  Әлмәтнең 24 нче  мәктәбе 8 нче  сыйныф  укучылары  Н.Е. Токарликов ис. АҖенең  сөтчелек  комплексына  экскурсиягә килделәр.   Алар  республиканың  көньяк-көнчыгышындагы  иң эре  заманча  комплексларыннан  берсе булган  комплексның   эше  белән таныштылар.    


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Менделеевск районының  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  мәктәп  балалары  арасында  аграр  һөнәрләрне  популярлаштыру  буенча  һөнәри юнәлеш  проектын  гамәлгә ашыра.  


22
март, 2019 ел
җомга

 22 мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Әлки  районында  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  Казан  дәүләт аграр   университеты  белән берлектә  Түбән Әлки  урта  мәктәбе  базасында  укучыларны  Казан ДАУына  керүгә әзерләү һәм һөнәри юнәлеш  буенча  уртак  эш  оештыру  буенча  очрашу  уздырды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International