Менделеевск районында «Икмәк артеле» проектын тәкъдим иттеләр

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Менделеевск районының  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  мәктәп  балалары  арасында  аграр  һөнәрләрне  популярлаштыру  буенча  һөнәри юнәлеш  проектын  гамәлгә ашыра.  

Узган  атнада  Балалар сәнгать  мәктәбе  базасында  «Икмәк артеле» проектын  тәкъдим  иттеләр. Әлеге  чарада  районның  хакимият вәкилләре,  авыл  җирлекләре  башлыклары һәм 8 нче  сыйныф  укучылары катнашты.     

«Икмәк артеле» проекты турында  тулырак  итеп  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Илнур Фәрухшин сөйләде. Ул әлеге   проектның  мәктәп  укучылары  арасында аграр  юнәлеш белгечләрен  популяштыруын,    авыл  хуҗалыгы  хезмәткәрләренең   эше турында  укучыларда үз фикерләрен  тудыруын  һәм аларда   икмәк  җитештерү  тармагы  һөнәрләренә  кызыксыныу  уятуын  билгеләп  узды.  

«Икмәк артеле» ярты  ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.   Сигезенче  сыйныф  укучыларын  кызыклы  дәресләр,  мавыктыргыч чаралар  һәм     экскурсияләр  көтә. Проект кысаларында  сыйныф  сәгатьләрендә   укучыларга   икмәк  барлыкка килүнең  тарихы турында  сөйлиячәкләр,    алар  районның  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренә     экскурсияләргә барачаклар,  туган  як    музенда  булачаклар.  Проект  кысаларында  укучылар  шулай  ук икмәк  җитештерү  белән бәйле   тармакларда    кешеләрнең нинди  белгечләр буенча  эшләве һәм бу  һөнәрләрне нинди уку йортларында  үзләштереп   булуы  турында  беләчәкләр.   Икмәк-күмәч  ризыкларын  пешерү  буенча    мастер-класслар  уздыру  да  күздә тотыла. Иң актив  укучылар  районның  уңыш  бәйрәмендә  катнашалар.   Аннары проектны  республика  дәрәҗәсенә  чыгару  планлаштырыла.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International