Әлки мәктәпләрендә махсус аграр сыйныфлары булачак

2019 елның 22 марты, җомга

 22 мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Әлки  районында  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  Казан  дәүләт аграр   университеты  белән берлектә  Түбән Әлки  урта  мәктәбе  базасында  укучыларны  Казан ДАУына  керүгә әзерләү һәм һөнәри юнәлеш  буенча  уртак  эш  оештыру  буенча  очрашу  уздырды.   

Чарада «Казан дәүләт аграр университеты»  югары  белем  бирү  ФДБМУ доценты, югары  уку йортына  кадәрге  белем  үзәге җитәкчесе    Гүзәл Фәссахова, «Казан дәүләт аграр университеты»  югары  белем  бирү  ФДБМУ доценты техноөлкә иминлеге  кафедрасы  мөдире    Илнар Гаязиев, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Әлки  районында  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Роберт Һадиев,  шул  ук  Идарәнең  кадрлар  буенча  консультанты   Илдар Нигъмәтуллин,    «Түбән Әлки урта  белем  бирү  мәктәбе» МБМУ директоры  Фәнис  Мисалов,    «Хузангай урта  белем  бирү  мәктәбе» МБМУ директоры  Ольга Аверьянова һәм Татарстан  Республикасы “Хузангай” ҖЧҖ баш    агрономы    Юрий Льдинов катнаштылар.

Уртак  эшнең  максаты  - Түбән Әлки  һәм Хузангай  урта  мәктәпләре  базасында  Казан дәүләт аграр университетының    техник һәм   агротехнологик юнәлешләр  буенча    сыйныфларын  оештыру, алга  таба  бу  мәсьәлә  буенча  районның  авыл  хуҗалыгы   җитештерүчеләрен  дә  җәлеп итү  планлаштырыла.   Махсус  сыйныфлар  кысаларында  укучылар  югары  уку йортына  керү  өчен  һөнәри әзерлек  узачаклар, бу  мәктәп  укучыларының  тиешле  юнәлеш  буенча   һөнәри эшчәнлеккә омтылышын  арттырачак.    Шулай  ук  бу  шул  өлкәдә  сәләтле  балаларны  ачыкларга һәм аларга  булышырга,  белемгә һәм  һөнәри  үзбилгеләнешкә  индивидуаль якын  килүне  тәэмин  итәргә  ярдәм  итәчәк.  

Укучыларга   Казан  ДАУ  тарафыннан  гамәлгә ашырыла  торган  әзерлек  юнәлешләре  буенча  өстәмә  һәм  дәрестән тыш  эшчәнлек  өчен  шартлар  тудырылачак.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International