Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК тармагында һөнәри юнәлеш бирү буенча Казан аграр университетының икътисад институтын тәмамлаучылар белән очрашу уздырды

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында агросәнәгать секторында яшь белгечләрне беркетү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ачык һавада оештырылган Казан аграр университетының икътисад институтын тәмамлаучылар белән очрашу узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән кичәге студентларны яңа   тормыш юлына  аяк басулары белән Министрлыкның кадрлар бүлеге башлыгы Гүзәл Кадыйрова котлады. Авыл хуҗалыгы тармагында һәрвакыт югары квалификацияле кадрларга  ихтыяҗ бар, дип билгеләп үтте ул һәм авылга эшкә килүче яшь белгечләр өчен 300 мең сум күләмендә «күтәрелеш акчалары», беренче ел эшләү дәвамында   төп хезмәт хакына 7 500 сум күләмендә ай саен өстәмә түләү каралган, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программалары да эшли. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гамәлдәге барлык ярдәм чаралары буенча консультация  бирергә  һәм кирәкле документларны тутыруда ярдәм итәргә һәрвакыт әзерләр, диде ул.

 Чыгарылыш студентларына  котлау сүзләрен Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институты директоры Марат Низаметдинов җиткерде. Ул быелгы  чыгарылышның  барыбыз өчен дә үзенчәлекле булуын   билгеләп үтте.   Квалификация буенча чыгарылыш эшләрен яклау беренче тапкыр дистанцион рәвештә барды, әмма студентлар бу  сынауны лаеклы үттеләр һәм   белемнәренең югары  дәрәҗәдә  булуын күрсәттеләр. «Әмма бу  әле  максатка ирештем дип әйтү түгел. Кирәкле белгеч булу өчен гомер буе укырга кирәк", - диде ул һәм магистратура мөмкинлекләре турында сөйләде.

 Шул ук көнне студентлар дипломнар да алдылар. Тапшыру шулай ук ачык һавада барлык санитар-эпидемиологик саклык чараларын үтәп оештырылды.

Чара ахырында Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев бүген чыгарылыш студентлары  өчен бөтенләй яңа, тулысынча мөстәкыйль тормыш этабы башлануын билгеләп үтте. Ул яшь белгечләргә яхшы эш табарга һәм югары класслы белгечләр булырга теләде. “Моңа  ирешү өчен   шул юнәлештә үҗәтлек һәм максатчан эш алып бару ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте Айрат Вәлиев.

 Студентларның күбесе бүген үк АПК тармагы предприятиеләрендә эшли яки авылда гаилә эшен дәвам итә. Менеджмент факультетын тәмамлаган Самат Нургалиев 2017 елдан бирле Тәтеш районының «Нур» агрофирмасында ашлык җитештерү буенча исәп-хисап алып бара һәм туган районына шатланып кайта. Минзәлә районыннан Камил Дәүләтов та җирдә эшләргә ярата, ул  11 яшьтән үк  кыр эшләрендә катнаша инде.    Икътисад факультетында тиешле белем алып, әтисенең крестьян (фермер) хуҗалыгында бухалтерия исәбен   алып бара башлый, бу  гаилә  770 га җирдә  бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә һәм суган үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International