Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Чүпрәле районында ашлык җыю техникасының әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә шулай ук Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, "Дәүләт техника күзәтчелеге" бүлеге башлыгы Илдар Шәйхаттаров, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУнең район бүлеге башлыгы Исламетдин Низамов, үсемлекләрне яклау буенча агроном Илгиз Азизов, урыннарда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм игенчелек буенча баш белгечләр, агрономнар катнашты.
Татарстанда урып-җыю кампаниясе башлану турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
20 июньдә республиканың Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган ике әйдәүче югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе старт алды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: кече хуҗалыкларга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру максатларында, Россиянең менеджмент һәм агробизнес инженерлык академиясе («РИАМА» ФДБМУ) 17 июньнән 19 июньгә кадәр, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, фермерлар, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар әгъзалары, район (муниципаль) администрацияләрнең авыл хуҗалыгы бүлекләре, КФХ ассоциацияләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен квалификация күтәрү программасы буенча «Крестьян (фермер) хуҗалыкларын оештыру: яшь фермерларга ярдәм итү» темасына көндезге укулар оештыра.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең торышы белән танышу максатында республиканың Тукай, Актаныш һәм Минзәлә районнарында булды.
Җир кишәрлекләре белән эш итүгә бәйле булмаган алыш-бирешләр барлык кооператив исеменнән аның рәисе карары белән башкарылырга мөмкин. Шундый үзгәреш кертә торган төзәтмәләр шушы көннәрдә Дәүләт Думасына керде. Алар «Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында» Федераль законга кертергә тәкъдим ителә. Бу инициативаны Самара губерна думасы депутатлары кертте.
Бүген авылда кече һәм урта эшкуарлыкка нык игътибар бирелә. Бүгенге көндә һәр районда үз эшен ачкан һәм аны үстерүче кешеләр бар. Хановлар гаиләсе - шундыйларның берсе.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә шуны искәртә, бу акчаларны алу өчен уңыш өчен кимендә гектарга 30 кг ашлама тупланган булуын документ белән расларга тиеш булалар.
Россия төбәкләре арасында тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча Татарстан алда бара – тәүлеклек сату 3,1 мең тонна тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае – 2,5 мең тонна, өченче урында Воронеж өлкәсе – 1,7 мең тонна.