Татарстанда урып-җыю кампаниясе башлану турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министрфнфң беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Марат Әхмәтов Татарстан игенчеләренең аерым кырларда бөртекле культураларны җыюга актив тотынулары турында хәбәр итте. Бу эшне 21 район башлап җибәрде инде. Бүгенгә республикада 15 мең га мәйданда 51 мең тонна ашлык җыелды. Уртача уңыш - 33,5 ц/га. Нурлат, Спас, Зәй һәм Әлки районнары 1 мең гектардан артыграк җыйдылар инде.
Министр билгеләп үткәнчә, бу атнада барлык районнарда ашлык җыю комплексын кабул итү тәмамланды. «Техниканың тулы әзерлеге Әтнә, Арча, Актаныш, Балтач, Зәй, Саба, Кукмара, Мамадыш, Сарман, Тукай, Ютазы районнарында билгеләп үтелде. Зеленодольск, Әлки һәм Югары Ослан районнарында “Красный Восток” комбайннары бик яхшы әзерләнгән иде», - диде Марат Әхмәтов.
Татарстанда урып-җыю кампаниясендә 3,4 мең комбайнны эшләтү планлаштырыла. Бер техникага уртача йөкләнеш – 470 га, әмма кайбер хуҗалыкларда ул 1 мең гектарга кадәр җитә. «Безгә икмәкне бер ай эчендә җыеп бетерергә кирәк. Бу эшне ике сменада оештырганда мөмкин булачак. Шуңа күрә машиналарны икешәр комбайнчы белән тәэмин итәргә кирәк», - дип, мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов аграрчыларга.
Ул шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләрен алдынгы комбайнчыларны, механизаторларны һәм машина йөртүчеләрне матди кызыксындыру чараларын эшләргә өндәде. Күпчелек районнарда мондый чаралар эшләнгән инде.
Чыгышының азагында Марат Әхмәтов африка дуңгызлар чумасы темасын да күтәрде. Министр әйтүенчә, республикада дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен бу бик мөһим. Бу айда әлеге куркыныч вирус Түбән Новгород һәм Ульян өлкәләрендә теркәлгән.
«Бу чыганаклар республиканың көнбатыш һәм көньяк чикләреннән бары тик 120-140 км ераклыкта гына. Бу мәсьәлә хакында һәм яклау чаралары турында халыкка мәгълүмат бирергә кирәк. Халыкка мөрәҗәгать итегез, кешеләрне кисәтегез, дуңгыз тотучылар дуңгызларны урман массивларына чыгаруны чикләсеннәр. Үлән, җиләк, гөмбәләр аша да бу вирусны хуҗалыкка кайтарырга мөмкин», - дип өстәде Марат Әхмәтов.