Чүпрәле районында уракка 77 комбайн чыгачак

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Чүпрәле районында ашлык җыю техникасының әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә шулай ук Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, "Дәүләт техника күзәтчелеге" бүлеге башлыгы Илдар Шәйхаттаров, "Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге" ФДБУнең район бүлеге башлыгы Исламетдин Низамов, үсемлекләрне яклау буенча агроном Илгиз Азизов, урыннарда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм игенчелек буенча баш белгечләр, агрономнар катнашты.

Быел район кырларына уракка 77 комбайн чыгачак. Ашлык җыю техникасын  кабул  итүне «Эталон-Агро» ҖЧҖеннән   башладылар, аннары «Чынлы» ҖЧҖендә, Дементьев исемендәге агрофирма филиаллары кырларында булдылар.

 Комиссия эшендә техниканы герметизацияләүгә зур игътибар бирелде, комбайннарга техник ярдәм күрсәтүнең оештырылуын  тикшерделәр. Барлык комбайнчылар да кышын кабат әзерлек узганнар һәм эшкә рөхсәт алганнар.   Урып-җыю чорында кырларда күчмә ремонт бригадалары эшлиячәк,  алар кирәкле җайланмалар һәм запас частьлар белән тәэмин ителгән, янгын сүндерү очрагына махсус автомобильләр һәм   су белән тәэмин ителгән транспорт чаралары әзерләнгән.

Комиссия алдагы  урып-җыюга әзерлекне югары бәяләде. Кыска вакыт эчендә үз комбайннарын яңа уңышны җыеп алуга сыйфатлы итеп әзерләгән механизаторлар район башлыгының Грамоталарын һәм акчалата премияләр алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International