Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең торышы белән танышу максатында республиканың Тукай, Актаныш һәм Минзәлә районнарында булды.
Кырларны карап чыкканннан соң, Марат Әхмәтов һәр районның башлыгы, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашуда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең сорауларына җаваплар бирде.
Районнар башлыклары кыскача эшләрнең торышы турында сөйләделәр. Мәс., Тукай районы башлыгы Фаил Камаев көзге культуралар 12,8 мең га мәйданда чәчелде, дип билгеләп үтте. Һәлак булган көзге чәчүлекләр барлык мәйданның 28%ын тәшкил итә. Бу мәйданнанар кабат сабан культуралары белән чәчелгән. Сабан культуралары барысы 48,5 мең га тәшкил итә, шул исәптән бөртеклеләр – 31 мең гектардан артык: арпа – 13,2 мең га, бодай – 14,2 мең га, солы – 1 мең га. 3,3 мең га мәйданда шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнгән. Чүп үләннәргә каршы сиптерелгән. Хәзер сабан культураларын тукландыру бара.
Минзәлә районында чәчү төгәлләнгән. Бу хакта Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов мәгълүмат бирде. Һәлак булган мәйданнарда кабат чәчү башкарылды, ул - 2,6 мең га. Сабан культуралары 51,2 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәптән бөртеклеләр – 32,6 мең га: арпа – 13,7 мең га, бодай – 15,8 мең га. «Шушы көннәрдә узган җил-давыл 1 мең гектардан артык мәйданда яңа чәчелгән шикәр чөгендере мәйданын юкка чыгарды. Кирәк кадәр орлык алынды һәм алдагы 3 көндә кабат чәчүне планлаштырабыз», - диде Айдар Сәлахов. Район хуҗалыкларында шулай ук бу көннәрдә корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртү, үсемлекләрне яфрактан тукландыру эшләре башкарыла.
Актаныш районында һәлак булган чәчүлекләр мәйданы шактый күп – 15,6 мең га мәйданның 55%ы. Сабан культуралары белән кабат чәчелде. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов әйтүенчә, сабан культуралары 64,7 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәптән бөртеклеләр – 33,1 мең га: арпа – 12,8 мең га, солы – 1,8 мең га, бодай – 11,9 мең га, шулай ук шикәр чөгендере - 9,8 мең га. Авыл хуҗалыгы культураларын комплекслы тукландыру, корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртү башкарыла. Иртәгедән терлек азыгы әзерләүгә керешү планлаштырыла. Районда шулай ук якын арада тәүлеклек савымны 200 тоннага җиткерүгә һәм әлеге юнәлеш буенча иң яхшы 5 район арасына керергә өметләнәләр.
Марат Әхмәтов районнардагы язгы кыр эшләренең торышын уңай бәяләде, халык белән очрашуда булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләште, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә һәм кече хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру буенча актуаль сорауларга җаваплар бирде. Район халкы, үз чиратында, авыл хуҗалыгы өлкәсендә комплекслы ярдәм күрсәтүе өчен министрга рәхмәт белдерде.