ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Һәр  дәүләт  хезмәткәре  өч елга  бер  мәртәбә  үзенең биләгән вазыйфасына  туры килүен  билгеләү  максатларында    аттестация  узарга  тиеш.     Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  законнар  нормаларының  үтәлеше даими игътибарда  тора.   

Игенчеләр  сараенда «Яшь  профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионатының «Авыл  хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү»   компетенциясендә    җиңүчеләрне котлау   тантанасы  узды,  ярышлар  апрель  аенда  Ростов  өлкәсенең  Качкан поселогында  узган  иде.    


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

22 майда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Лаеш муниципаль районы  хакимияте һәм «Татагролизинг» АҖ белән  берлектә  Татарстанда  үсемлекчелек  нигезләре белән  таныштыруга  юнәлдередгән  чара  оештырды. Массакүләм мәгълүмат чаралары  вәкилләренә  Нармонка гомуми  белем  бирү  мәктәбенең 9 һәм 11  сыйныф  укучылары  да  кушылды.    

Бу  елның  гыйнвар-март айларында  Татарстанның  агросәнәгать комплексы продукциясе    36,8 млн долларга  экспортланды.    «Бу  2018 елның  шушы  чорына  караганда    1,4 млн долларга  яки   4%ка  күбрәк», – дип билгеләп  үтте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  азык-төлек  базарын  үстерү  бүлеге  башлыгы   Дмитрий Яшин, ул  шулай  ук  2024 елга республикадан  АПК  продукциясен  экспортлау  күләмен ике  мәртәбә  артттыруны  күздә  тотучы  максатчан  күрсәткечләрнең  раслануын  да  искәртеп  узды.  


21
май, 2019 ел
сишәмбе

21 майда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Николай Титов Тюрингия (Германия Федератив  Республикасы)  федераль җиреннән  Тюрингиянең икътисад, фән һәм   цифрлы   технологияләр  министры җитәкчелегендәге  делегация  белән  очрашты.  

20 майда  Татарстан  Республикасы Сәүдә-сәнәгать   палатасында    «Нәтиҗәле партнерлык: шәһәр һәм авыл» темасына түгәрәк  өстәл  узды,  аны    «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге» ДБУ һәм  Сәүдә-сәнәгать   палатасының     Эшкуарлыкны  үстерү  һәм аңа  ярдәм  итү  департаменты  оештырды.   Очрашу      «Татарстан  Республикасы эшкуарлыгының язгы  атнасы  -  2019» бизнес-форумы  кысаларында  узды.  Чарада  авыл  хуҗалыгы  продукциясен сата  торган интернет-мәйданчыкларны  оештыручылар,      үз продукциясен  сатуга  чыгару  белән  кызыксынучы  кече  хуҗалыклар,  авыл  хуҗалыгы   кооперацияләре вәкилләре катнашты.  


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасы Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов катнашында  узган  киңәшмәдә  Министрлыкның коррупциягә  каршы  эш  һәм аудит  бүлеге  башлыгы  Рәсил Гыйләҗев коррупциягә  каршы  эшнең торышы  турында мәгълүмат  бирде.   


18
май, 2019 ел
шимбә

18 майда    "Алмакай" ат  йорты территориясендә  “Бәйге” ат  чабышлары  узды.

Бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  республикада  чәчү  кампаниясенең  барышы  һәм  терлекчелек  тармагын  үстерү  турында мәгълүмат  бирде. 


17
май, 2019 ел
җомга

 14 майдан  16 майга  кадәр   Кытай  Халык  Республикасының   Шанхай шәһәрендә азык-төлек  продуктларының һәм махсус  җайланмаларның  «SIAL China 2019»  халыкара  күргәзмәсе  узды.  Республиканың  агросәнәгать комплексы куәтен   презентацияләү  максатында күргәзмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары     Олег Земсков булды. Эш сәфәре  кысаларында  министр  урынбасары  шулай  ук  берничә  компания җитәкчеләре  белән  очрашты  һәм  продукция экспортлау, Татарстан агросәнәгать комплексына  инвестицияләр  җәлеп  итү  мөмкинлеген  өйрәнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International