Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 ноябрьдән аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан үзгәртелүе турында хәбәр итә: Паркны яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.
Республикада быел шикәр чөгендере уңышы узган елгы күрсәткечтән 31,7%ка артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, 7 ноябрьгә республикада шикәр чөгендере 63,2 мең га яисә барлык мәйданның 99%ында җыелган. Җыелган уңыш 2 млн 774,4 мең тонна тәшкил итә, бу күрсәткеч узган ел 2 млн 131,7 мең тонна иде.
30 октябрьдә Зәй районында күптән ктелгән вакыйга – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере җыюда алдынгылыкны күрсәтүчеләрне бүләкләделәр. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов һәм башка җаваплы затлар котладылар.
Бу атнада Сарман районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында авыл хуҗалыгы культураларын җыю буенча алдынгыларны бүләкләделәр. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов һәм башка җаваплы затлар катнашты. Бәйрәмгә шулай ук «Агрокөч» АҖ, «Агрокөч-Логистика» ҖЧҖ, «Агрокөч-Сервис» АҖ, "Чаллы элеваторы" ААҖ, "Чаллы-икмәк" ЯАҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чакырылган иде.
Татарстанда бар куәткә көнбагыш, кукуруз, шикәр чөгендере, бәрәңге, яшелчәләр һәм рапс җыялар. Быел шикәр чөгендере уңышы белән аерылып тора, кайбер районнарда гектардан 520 центнерга кадәр татлы тамыр алалар. Бу югары табышлы культураны үстерүчеләр арасында Аксубай районы да бар.
Яңа Чишмә районында кырларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, җирләрне туңга сөрү эшләренә тотындылар. Бу - киләчәк елда бөртеклеләрдән югары уңыш алуның иң мөһим агротехник чараларының берсе.
Мәгълүм булганча, быелгы урак бик авыр булды. Шуңа да карамастан, Тукай районы игенчеләре югары нәтиҗәләргә ирешә алдылар. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 175 мең тонна булды, бер гектардан уртача ашлык уңышы 40,4 центнер тәшкил итте. Бу республика буенча иң югары күрсәткеч.
Сентябрь ае, көз чынлап торып үз халәтенә керә. Бу айда игенчеләр кыр-басуларда ел йомгаклары ясый.
Республикада бөртекле культуралар 1 млн 345,9 мең гектардан артык мәйданда суктырылды, бу барлык урып-җыю мәйданының 95%ын тәшкил итә. Республикадла тулаем ашлык җыемы 4 млн тоннадан артып китте.
Татарстанның һәр районының үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Актаныш һәм Минзәлә районнары алтын икмәк кырлары белән дан тотса, Сарман районы республика буенча иң күп чөгендер мәйданы белән мактана ала, ул аларда 9 378 гектар тәшкил итә. Шуңа күрә районда икмәк алдынгыларын гына түгел, ә чөгендер җыю комбайннары пилотларының да иң яхшыларын бүләклиләр.