Авылда урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Баулы районыннан Садыйковлар гаиләсе - шундыйларның берсе.
7 февральдә Парижда, Халыкара эпизоотик бюро (МЭБ) штаб-квартирасында, Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Халыкара эпизоотик бюроның Генераль директоры Моник Элуа белән очрашты. Яклар Россиядәге эпизоотик вәзгыять турында, безнең илнең МЭБның халыкара проектларында катнашуы хакында фикер алыштылар.
6 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Лениногорск муниципаль районында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Зәй муниципаль районына килделәр.
5 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексының һәм азык-төлек комитетыеың һәм Авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын гамәлгә ашыруга контроль комиссиясенең утрак утырышы узды. Депутатлар «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасының 2018 елда гамәлгә ашырылуын карадылар.
Бүген авылда кече һәм урта эшкуарлыкка нык игътибар бирелә. Бүгенге көндә һәр районда үз эшен ачкан һәм аны үстерүче кешеләр бар. Хановлар гаиләсе - шундыйларның берсе.
2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм елы дип игълан ителде. Районда фермерларга дәүләт субсидияләрен алуда ярдәм итә торган комиссия эшли башлады. Ул авыл эшкуарларына кирәкле документларны тутырырга ярдәм итү, беренче чиратта, юридик хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.
«Узган ел республикада авылда кече эшкуарларга грант ярдәме күләме шактый артты, ул 878 млн. сумга җитте. Бу - 353 млн. сумга, ягъни 2017 елга караганда 67,2%ка күбрәк», – дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
2019 елның 5 - 7 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында «Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Кооперацияне үстерү» программаларында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары өчен «Кече хуҗалыклар шартларында агробизнесны нәтиҗәле алып бару» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уза.
Балтач районында узган атнада техниканы 2019 елгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды, анда районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин, оешмалар җитәкчеләре һәм хуҗалыклар инженерлары катнашты.