Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Халыкара эпизоотик бюро белән хезмәттәшлеген арттыра

2019 елның 8 феврале, җомга

7 февральдә   Парижда, Халыкара  эпизоотик   бюро (МЭБ)  штаб-квартирасында, Россия  авыл  хуҗалыгы  министры    Дмитрий  Патрушев  Халыкара  эпизоотик   бюроның  Генераль директоры   Моник Элуа  белән  очрашты.  Яклар  Россиядәге   эпизоотик  вәзгыять  турында,  безнең  илнең  МЭБның  халыкара  проектларында  катнашуы хакында  фикер алыштылар.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы билгеләп  үтүенчә,    Халыкара эпизоотик  бюро бөтен  дөньяда    терлекчелек  продукциясенең иминлек  гарантияләрен  тәэмин  итү  бурычларын  хәл итә.   Хайваннар авырулары барлыкка килүгә һәм таралуга  каршы  көрәшү буенча  әйдәп баручы  халыкара  оешма буларак,    бюро илләргә  имин терлекчелек  продукциясен  экспортлауны  арттырырга  ярдәм  итә.  Дмитрий  Патрушев әйтүенчә,  Россия  өчен  дә бу  төп бурычларның  берсе  булып тора.  

Очрашуда  төп  мәсьәләләрнең  берсе  - Россия  Федерациясенең, тилчәдән (ящурдан)   азат  зона  буларак, статусын билгеләү  иде.    Министр Россиядә бу  статусны  торгызу  өчен  җитди эшләр  башкарылганын  ассызыклап    үтте.    Мәсәлән,     тилчә авыруы   буенча  таләпләр МЭБның  Җир хайваннары  сәламәтлеге  кодексы  таләпләренә  яраклаштырылган    – бу  авыру  буенча  яңа  ветеринария  кагыйдәләрен  раслау  турында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  боерыгы  чыгарылган.

Моннан  тыш,   эре  мөгезле  терлекләрдә энцефалопатия авыруын контрольдә  тотучы  ил статусын  алу  буенча  Россиядә шулай  ук җитди  эш  алып барыла.

Яклар шулай  ук  Халыкара эпизоотик  бюро һәм Россиянең  профильле  оешмалары,  аерым  алганда, Хайваннар  сәламәтлеген  саклауның  федераль үзәге,  шулай  ук  «Хайваннар   өчен  дару  чаралары  һәм азык  сыйфатының  һәм  аны стандартлаштыруның Бөтенроссия  дәүләт  үзәге» арасында хезмәттәшлекне  үстерү  мәсьәләләрен карадылар.

 Очрашу  азагында  Дмитрий Патрушев,  Россия Халыкара эпизоотик  бюро белән нәтиҗәле  сөйләшүләргә һәм  үзара  файдалы  эшләр алып барырга   ачык,  дип  билгеләп  үтте һәм  үзара уңышлы  хезмәттәшлекнең  дәвамлы  булуына  ышаныч белдерде.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International