Рөстәм Миңнеханов Лениногорск халкына: сезнең мөмкинлекләрегез дә зур, хезмәтегез дә әһәмиятле

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

6 февральдә Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  эш сәфәре  белән   Лениногорск муниципаль  районында  булдылар.   

Эш сәфәре  кысаларында  кунаклар  район  башлыгы    Рәгать  Хөсәеинов  белән  бергә  «Виктория» КФХ  ҖЧҖенең  теплица   хуҗалыгында  булдылар, анда  аның  эшчәнлеге һәм җитештерелә  торган  продукция  белән  таныштылар,    шулай  ук  «Татнефть» ГАҖенең (ПАОның)  «Лениногорскнефть» НГДУ  процесслар  фабрикасында – күнекмәләр  паркында  булдылар. Мәдәният  йортында   Лениногорск  районының  сәнәгать предприятиеләре һәм авыл  хуҗалыгы  оешмалары  күргәзмәсе  оештырылган  иде. 

Эш сәфәренең  төп  максаты  –   Лениногорск муниципаль районы  Советының  «2018 елда  Лениногорск муниципаль районының  социаль-икътисадый үсеш  йомгаклары  һәм 2019 елга  бурычлар турында» темасы  буенча   утырышында  катнашу иде.

Төп нотык  белән  район башлыгы    Рәгать Хөсәенов чыгыш  ясады,  аның  чыгышыннан күренгәнчә,   район  икътисадының  гомуми  үсеше белән  бергә  Лениногорск  кешеләренең хезмәт хакы  да  арткан.  2018 елда  тулаем     территориаль  продукт күләме    80 млрд сумнан  артып  китә,  үсеш   9% тәшкил  итә. Сәнәгать җитештерүе  индексы  - 103%. Эре  һәм урта  сәнәгать предприятиеләренең табышы    22 млрд сумнан  артып  китә. 

Районда кече  һәм урта  эшкуарлыкны  үстерүгә  зур  игътибар  бирелә.    «Бездә бүген  562 кече  һәм урта  бизнес субъекты  һәм  1,5 мең  эшкуар  эшли. Бу – район бюджеты  кеременең 18%ы,  җитештерү  күләменең  12%ы,       4,5 меңнән артык  эшләүче», - дип ассызыклады     Лениногорск  районы  башлыгы. 

Рәгать Хөсәенов билгеләп  үткәнчә,  2018 елда  2018 елда  республика һәм җирле  бюджетлар  акчаларыннан  30 эшкуарга  21  млн.  сумга  якны  субсидия  бирелгән. 

Татарстан Президенты  район активына  һәм җитәкчелегенә  эшләре  өчен  рәхмәт белдерде.  Ул республика  алдында  бүген  тора  торган  бурычларны  һәм әһәмиятле  вакыйгаларны  атады,  шулай  ук 2030  елга  кадәр  Татарстанның   социаль-икътисадый үсеш  стратегиясен һәм Россия  Президентының “май указларын” гамәлгә ашыру турында сөйләде. Барлык  илкүләм  проектлар  һәм программалар   гражданнарыбызның  тормыш  сыйфатын  яхшыртуга  юнәлдерелгән һәм Татарстан  проектларның  барлык этапларында  катнаша,  диде  Рөстәм Миңнеханов.  Татарстан – федерациянең сәнәгать ягыннан  икътисадый алга  киткән  әйдәүче    субъектларының  берсе,  дип билгеләп  үтте  ул. 

 Лениногорск районына  килгәндә,  районнар арасында  социаль-икътисадый үсеш  рейтингында  ул   14 нче  урында  тора.  Рөстәм Миңнеханов сүзләре  буенча,  тулаем   территориаль  продукт  (ВТП) күләме  буенча    Лениногорск  районы  5 нче  урында  тора,  уртача  хезмәт хакы  буенча    –  9 нчы  урында,  сатыла   торган  продукция   буенча  - 11 нче  урында,  авылны  үстерү  буенча   23 нче  урында  тора.

«Сезнең игътибарны  терлекчелеккә  юнәлтәсем   килә. Районда  тулаем  сөт  җитештерү күләме  бүген    46 тонна  тәшкил  итә», - диде  Рөстәм Миңнеханов. 

Чөнки кышкы  чорда  сөт җитештерү – авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен  төп  чыганак булып  кала,  дип  искәртте  ул.    «Сез, әлбәттә,   нефтьле   зона, әмма  терлекчелек мәсьәләсе  аерым  контрольдә  булырга  тиеш. Халык  белән  эшләргә,  кешеләргә  ярдәм  итәргә  кирәк», - дигән бурыч  куйды  Татарстан  Республикасы  Президенты. 

 Лениногорск  районының республика икътисадына  тулаем керткән өлешен   бәяләп,  Рөстәм Миңнеханов: “Сезнең  мөмкинлекләрегез  дә зур,  хезмәтегез  дә    әһәмиятле”,  - дип ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International