Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озак еллар намуслы хезмәт иткән һәм Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә шәхсән зур өлеш керткән өчен АПК ветераны Исмәгыйль Фәйзериевка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медален тапшырды һәм аны 80 яшьлек юбилее белән котлады.
19 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы Елы башлануга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә (Илһам Шакиров ис. концерт залы) узды.
Танылган шәхесләр турында түгел, ә гап-гади хезмәт кешеләре, үзләренең көндәлек хезмәтләре, эшкә бирелгәнлеге белән, бай тәҗрибә һәм югары һөнәри осталыгы белән абруй һәм ихтирам казанган авыл хезмәтчәннәре турында языла торган безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасындагы бүгенге героебыз – Татарстанның Буа районы Әлшәй авылыннан яшь сыр пешерүче Александр Вячеславович Афанасьев. Александр Кама Тамагы районында уникаль сыр заводында баш технолог булып эшли. Анда аның технологиясе буенча затлы ак күгәрек белән бик тәмле «Камамбер» һәм «Бри» сырлары әзерләнә.
Үзләренең хезмәте белән ихтирам һәм хөрмәт яулаган гади кешеләр турында языла торган безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - Татарстанның иң өлкән ветеринария табибы Якушкин Михаил Дмитриевич. Бүген, 21 ноябрьдә, Михаил Дмитриевич үзенең 95 яшь тулган көнен бәйрәм итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда, кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә армый-талмый эшләүче барлык кешеләрне бәйрәм белән котлады. «Сезнең авыр һәм бик тә мөһим хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүендә тотрыклы үсеш күзәтелә һәм сезнең фидакарь хезмәтегез республика иминлегенең һәм аның үсешенең нигезен тәшкил итә», - дип, ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итте.
Озакка сузылган яңгырлардан соң соңгы көннәрдә аязытып җибәрде, туфрак кипшенә башлау белән Аксубай районының Сунеев КФХсында игенчеләр комбайннарын кырга чыгардылар. Бу хуҗалыкта бөртеклелеәр 2900 гектар мәйданны били, шул исәптән 200 гектар - көзге арыш, бодай, вика, 400 гектар – арпа, 600 га сабан бодае һәм – 1300 га – солы.
Чистай районында көнгә билгеле бер күләмдә ашлык суктырган комбайнчыларга акчалата премияләр (сертификатлар) бирү гадәткә кереп китте. Чистай районы комбайнчылар бөртекле һәм мкузаклы культуралар җыюда куелган шартларны үтәгәндә көн саен премия алырга мөмкин.
«Табиб кешене дәвалый, ә ветеринар – инсаниятне» – академик Иван Павловның бу сүзләренең канатлы гыйбарәгә әверелүе юкка гына түгелдер. Ветеринар – очраклы кешеләргә хас булмый торган иң рәхмәтле, кешелекле һөнәрләрнең берсе. “Хезмәт кешеләре” дигән безнең рубриканың герое да яшь белгечләр өчен лаеклы үрнәк булып тора. Ул Зеленодольск районында ветеринария табибы булып эшли.
Үз хезмәтләре белән мактау һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое - туган районында озак еллар сыер савучы булып эшләгән Галочкина Надежда Николаевна.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр бар. Шундыйларның берсе - Әгерҗе районыннан КФХ башлыгы Исмәгыйлев Рамил Сәлих улы. Уд үзе инвалид була торып, 16 авылдашын эшле итә, 630 гектар җир эшкәртә, 130 баш эре мөгезле терлек тота.