Татарстан Республикасы Президенты атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» бүләген тапшырды

2019 елның 20 декабре, җомга

19 декабрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Татарстан АССР төзелүнең  100 еллыгы Елы  башлануга багышланган  тантаналы  чарада  катнашты.   Чара  «Казан Экспо»  күргәзмә  үзәгендә (Илһам Шакиров ис. концерт  залы)  узды.    

ТАССР төзелүгә  100 ел    - татар  халкының  һәм  бөтен  төбәкнең тарихында  мөһим чор, диде  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов, тантаналы  чараны  ачып.    

«Тантанада  хөрмәтле  катнашучылар!     Бүген  Татарстан – икътисадый  яктан  алга  киткән, уңышлы  төбәк,  ул  Россиянең куәтен  арттыруда      эзлекле  курс алып  бара.   Без  узганнарга сакчыл мөнәсәбәттә  булуыбыз һәм  бүгенге  көндә  кыю  үзгәрешләр ясавыбыз  белән  башкалардан  аерылып  торабыз.    Безнең  Республика  илдә һәм  тулаем  бөтен  дөньяда  нефть  чыгаручы һәм нефть  эшкәртүче төбәк  буларак  билгеле, без  нефть  химиясендә, машина- һәм авиатөзелешендә  төп  җитештерүчеләрнең  берсе,    без - фән-мәгариф үзәеге, шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  җитештерүендә  лидерларның  берсе», - диде  Рөстәм Миңнеханов.  

Аннары  аерым  казанышлар  яулаган  гражданнарны  Татарстан Республикасының яңа  - «ТАССР төзелүгә 100 ел»  дәүләт  бүләге белән  бүләкләү тантанасы  булды.  

Тантаналы  рәвештә  бүләкләнүчеләр  арасында  Теләче  районыннан атказанган  авыл  хуҗалыгы  хезмәткәре  Дамир Каюмов та  бар  иде.   Өлкән яшьтә  булуына  да  карамастан,      Дамир Каюм улы  бүген дә  авыл  хуҗалыгы  җитештерүендә  һәм районның  иҗтимагый  тормышында  актив  катнаша.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International