Хезмәт кешеләре: Зеленодольск районыннан Татарстанның атказанган ветеринария табибы – яшь белгечләр өчен лаеклы үрнәк

2019 елның 10 августы, шимбә

«Табиб кешене  дәвалый,  ә ветеринар – инсаниятне» –  академик Иван Павловның бу     сүзләренең  канатлы  гыйбарәгә  әверелүе  юкка гына  түгелдер.   Ветеринар – очраклы  кешеләргә хас булмый  торган  иң рәхмәтле,  кешелекле  һөнәрләрнең  берсе.   “Хезмәт кешеләре” дигән  безнең  рубриканың  герое  да  яшь белгечләр  өчен  лаеклы  үрнәк  булып  тора.   Ул  Зеленодольск районында  ветеринария  табибы  булып  эшли. 

Искәртеп  узабыз,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы “Хезмәт  кешеләре” дигән  үз  рубриксында  танылган  шәхесләр  турында  язмый,  ә  үзенең  көндәлек  хезмәте, яраткан  эшенә  бирелгәнлеге, бай  тәҗрибәсе һәм  югары  һөнәри  осталыгы  белән  ихтирам һәм абруй  казанган       хезмәт кешеләре    турында   яза.  

 Нина Перова 19521 елның 1 гыйнварында   ТАССРның Питрәч  районында Колай  авылында  туа.   Нина, 22  яшендә   Н.Э.Бауман  ис.  Казан  ветеринария  университетын  тәмамлап,   кызыл  диплом ала һәм уку йортында  эшкә  калырга  ният кыла,  ул  кече  фәнни хезмәткәр  булып  эшли  башлый.   Өч  ел  узгач,   Нина Перова Казан кошчылык  фабрикасының баш  ветеринария  табибы  булып  китә һәм  шунда  30  ел эшли.  

Бүген  Нина Перова   «Зеленодольск  районы дәүләт ветеринария  берләшмәсе» ДБУда  эшкә  җаваплы  каравы һәм хезмәтне  яратуы  нәтиҗәсендә  предприятие коллективының,  шулай  ук     предприятиеләр җитәкчеләренең  һәм  хезмәткәрләренең   ихтирамын яулады. 

Нина Перова    үз  һөнәренең  чын остасы.  Хезмәттәшләре   фикеренчә, аның  төп сыйфатлары  куелган  бурычларны  хәл  итү  өчен  теләсә  кем  белән  уртак  тел таба  белүдән  һәм  оста оештыручы булудан  гыйбарәт.    

Нина Перова һәрвакыт  заман  белән  бергә  атлый һәм  даими  рәвештә  үзенең  һөнәри  осталыгын   арттыра һәм  үз эшендә  алдынгы  методиканы  куллана.   2018 елда  «Меркурий» ФДМСның (ФГИС)   «Меркурий. ГВЭ» һәм «Меркурий ХС»  ярдәмче  системаларында эшләргә өйрәнү”  юнәлешләре  буенча  квалификация  күтәрү  курсларын  тәмамлый.    Шул  ук  елда  ул  ветеринария-санитария  экспертлары   аттестациясен  уза.  Нина Перова    үзенең күпьеллык  тәҗрибәсен  яшь  белгечләр белән  рәхәтләнеп  бүлешә һәм  алар  өчен  лаеклы  үрнәк  булып  тора.     1989 елда  СССР Халык  Хуҗалыгын  үстерүдә ирешкән уңышлары  өчен  көмеш  медаль  белән  бүләкләнә.   2001 елда    «Татарстанның  атказанган  ветеринария  табибы» дигән  мактаулы  исемгә лаек була.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International