Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны 65 яшьлек юбилее белән котлады.
Татарстан Республикасы Арча районының «Курса МТСы» ҖЧҖ базасында гадәттәге «Иң яхшы сабанчы -2019» конкурсы узды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Арча районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Бу атнада Арча муниципаль районының “Ватан” агрофирмасында терлек азыгы җыю техникасының күрсәтмә парады узды. Чарада техниканы кабул итү буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендәге комиссия, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең белгечләре, районның Дәүләт техника күзәтчелеге инспекторы, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш инженерлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Азнакай районында булды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә кырларны карап чыктылар.
20 майда Чирмешән муниципаль районында җирле хакимият органнары эшендә актуаль мәсьәләләр буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай районнарының авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Чара Лашманка авылындагы терлек чалу цехының эше белән танышудан башланды. Монда даими нигездә 12 кеше эшли. Терлек суярга фермерлар да, шәхси хуҗалыклардан да киләләр. Кооператив цехларында иттән ярымфабрикатлар әзерлиләр. Цехта якын арада тәүлеккә уртача 1 тоннага кадәр казылык әйберләре әзерләүне максат итеп куялар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау мәсьәләләре буенча республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән киңәшмә узды.
Игенчеләр өчен озак көтелгән кыр эшләре башланды, Спас районы хуҗалыкларында да агротехник чараларуздыруга – чәчүлекләрне тукландыруга һәм сөрүгә керештеләр. Бу эшләрне тиз арада һәм кирәкле таләпләрне үтәп башкару – мул уңыш нигезе, шуңа күрә механизаторлар вакытны бушка үткәрмиләр.
Казанда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенең күчмә киңәшмәләре сериясеннән АПКның төбәк идарә органнары белән чираттагы этап узды. Анда Идел буе федераль округы субъектлары аграрийларына дәүләт ярдәме, шулай ук авыл территорияләрен һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре каралды. Очрашуда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Джамбулат Хатуов, Министр урынбасарлары - Оксана Лут һәм Елена Фастова, Идел буе федераль округының аграр ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Мамадыш районының Башкарма комитеты белән берлектә бу ял көннәрендә күңелле “SUNNYФЕСТ” фестивален үткәрделәр, катнашучылар креатив һәм үзләре ясаган чаналарда кар тауларыннан шуыдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2018 елда барлык категория хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары буенча терлекчелек тармагындагы йомгаклар турында кыскача мәгълүмат бирде.