Игенчеләр өчен озак көтелгән кыр эшләре башланды, Спас районы хуҗалыкларында да агротехник чараларуздыруга – чәчүлекләрне тукландыруга һәм сөрүгә керештеләр. Бу эшләрне тиз арада һәм кирәкле таләпләрне үтәп башкару – мул уңыш нигезе, шуңа күрә механизаторлар вакытны бушка үткәрмиләр.
Мәс., «Булгар» ВЗП» ААҖендә көзге бодай мәйданы 4550 га тәшкил итә, 550 га мәйданда көзге арыш чәчелгән. Чәчүлекләрне язгы тукландыруны тиз һәм сыйфатлы башкару өчен Белгород фирмасы белән шартнамә төзелгән, бу мөһим агроэшне ике «Барс» пневмотехникасы башкара. Аларда шул ук фирманың дүрт тракторчысы эшли. Хәзер алар хуҗалыкның Тукай кишәрлегендә ике сменада эшлиләр. Алар түлеклеккә 1000 гектарга кадәр җир эшкәртәләр, аммиак селитрасы бер гектарга 120 кг кертелә. Хуҗалыкта ашламалар запасы җитәрлек.
Көннәр җылыну белән Тукай механизаторлары күпьеллык үләннәрне тырмалауга керештеләр. Бу агроэшне 260 га мәйданда башкарырыга кирәк булачак, ә бу җаваплы эш «Маккормик» тракторында эшләүче Фәрид Хәйруллинга һәм «Террион» тракторында тырмалау агрегаты белән эшләүче Равил Мифтаховка йөкләнгән. Алар туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга керештеләр, бу хуҗалыкта мондый җирләр 8670 га мәйданны тәшкил итә. Моның өчен 15 трактор җәлеп ителә.
«Көннәр шулай яхшы торса, тырмалауны без бер атнада тәмамлыйбыз, – дип билгеләп үтте баш агроном Марат Гарипов. – Моның өчен бөтен ресурслар бар. Яз, мәгълүм булганча, кичектерүне яратмый».