Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистлар белән очрашты һәм уңыш булдыру, терлек азыгы әзерләү һәм фермерларга ярдәм итү турында онлайн режимда сөйләде.
Терлек азыгы әзерләү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә.
Казанда “Безнең фермер” уникаль сәүдә мәйданчыгы бер ай инде актив эшләвен дәвам итә һәм үзенең ассортиментын киңәйтә, анда өр-яңа уникаль товарлар барлыкка килде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кыр форматында уздыруга әзерләнә торган «Татарстанда кыр көне-2020» күргәзмәдә катнашучылар очрашты һәм экспонентлар белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында сөйләде.
Бүген Питрәч районында ачык һавада терлекчелек буенча беренче зона семинары узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
Натураль сөт балалар өчен алыштыргысыз продукт булып тора. Даими рәвештә шундый сөт кулланган балалар яхшырак үсә, азрак чирли һәм теш проблемалары белән дә теш табибына сирәгрәк мөрәҗәгать итәләр. Сыер сөтендә кальций күп була. Шул ук вакытта кальцийны үзләштерергә булыша торган башка элементлар да бар, болар: фосфор, D витамины, магний. Кальций сөяк тукымаларын ныгыта, коллаген формалашуда катнаша, шуңа күрә сөт зурлар һәм хәтта өлкәннәр өчен дә бик файдалы. Әмма яшь олыгая барган саен сөт авыррак үзләштерелә башлый.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан республиканың дәүләт архивына документлар тапшыру буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, "Татарстан Республикасы Дәүләт архивы" ДБУнең комплектлау һәм белешмә-эзләү системалары буенча директор урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасының Лаеш районында (Олы Кабан авылы янында) узачак «Кыр көне-2020» күргәзмәсенә әзерләнәләр. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы тармагының «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.