Татарстанда түбән лактозалы сөт җитештерә башлыйлар

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Натураль сөт балалар өчен алыштыргысыз продукт булып тора. Даими рәвештә шундый сөт кулланган балалар яхшырак үсә, азрак чирли һәм теш проблемалары белән дә теш табибына сирәгрәк мөрәҗәгать итәләр. Сыер сөтендә кальций күп була. Шул ук вакытта кальцийны үзләштерергә булыша торган башка элементлар да бар, болар: фосфор, D витамины, магний. Кальций сөяк тукымаларын ныгыта, коллаген формалашуда катнаша, шуңа күрә сөт зурлар һәм хәтта өлкәннәр өчен дә бик  файдалы. Әмма яшь олыгая барган саен сөт авыррак үзләштерелә башлый.

Бу хакта тулырак итеп, шулай ук теләсә кайсы яшьтә дә сөтнең файдалы продукт булырга мөмкин булуы турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Светлана Байрашева сөйләде.

“2020 елда без азык-төлек линейкасын үзгәртергә уйлыйбыз һәм яңалыкларның берсе - түбән лактозалы сөт җитештерү булачак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмәләренә караганда, һәр бишенче кеше лактозаны (сөт шикәрен) үзләштерә алмый. Бу организмда сөт шикәрен – лактозаны эшкәртә торган махсус фермент җитмәү аркасында килеп чыга. Бу халәт тумыштан була, әмма күпчелек кешедә ул олыгая башлагач яки дөрес тукланмау аркасында, йә ашкайнату системасы авырулары булганда барлыкка килә. Балачактан сөт эчәргә күнеккән кешеләр өчен бу билгеле бер проблемалар тудырырга мөмкин – ашказаны авырулары да, төрле аллергия очраклары да булырга мөмкин. менә шундый очракта инде бу уникаль продукт ярдәмгә килә. Анда лактоза өлеше 0,1 %ка кадәр киметелгән, ә гади сөттә аның күләме уртача 4,7% тәшкил итә. Шуның хисабына түбән лактозалы сөт җиңел үзләштерелә һәм ашказанында да бернинди проблемалар тудырмый, шул ук вакытта барлык куллану үзенчәлекләре дә тулысынча сакланып кала”, - дип билгеләп үтте Светлана Байрашева.

Аның сүзләренә караганда, Хәләл продукциянең ассортиментын киңәйтү дә күздә тотыла, ул предприятиедә 2018 елдан башлап җитештерелә, предприятие кефир, катык, ряженка һәм каймак әзерләп чыгара. «Без «Хәләл» продукция линейкасын да киңәйтергә булдык, чөнки бу продуктларга сатып алучыларның ихтыяҗы бик зур. Сөт, эремчек продуктлары һәм май тәкъдим ителәчәк", - дип өстәде Светлана Байрашева.

Соңгы биш айда «Агрокөч-Сөт» ҖЧҖ 800 млн.сумлык 16 мең тонна продукция җитештергән. Предприятиегә уртача 150 тонна сөт килә, шуннан 133 төр продукция җитештерелә. Җитештерү мәйданчыгында технологик җайланмаларны, аерым алганда, сепаратор, гомогенизаторларны, әкренләп алыштыру дәвам итә. Август аенда флоу-пак капчыкларына эремчек фасовкалау автоматын, шулай ук стаканнарга каймак тутыруның яңа линиясен файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Азык-төлек линейкасы, заводны модернизацияләү, инвестпрограммалар һәм, гомумән, пандемия йогынтысы аркасында базардагы хәлләр һәм чикләү режимыннан чыгу турында тулырак итеп АГРОКӨЧтән традицион эфирда сөйләячәкләр. Онлайн-очрашуның спикеры буларак «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Агрокөч-Сөт» ҖЧҖ мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Байрашева чыгыш ясаячак.

Онлайн-очрашуны үткәрү датасы һәм вакыты: 11 июнь, 10:00 сәгать.

Тоташу өчен сылтама: Персональ конференция идентификаторы - ZOOM Агрокөч АҖ 706-480-4804

https://zoom.us/j/7064804804?pwd=TG4zREFES25LYjZsOTgzVXNrLzl2QT09.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International