Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы предприятиеләренә документларны архивларга тапшыру эшенә игътибарлырак булырга кушты

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан республиканың дәүләт архивына документлар тапшыру буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, "Татарстан Республикасы Дәүләт архивы" ДБУнең комплектлау һәм белешмә-эзләү системалары буенча директор урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Киңәшмәне ачып, Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы оешмаларын, эре, икътисадый һәм социаль әһәмиятле предприятиеләрне республиканың дәүләт һәм муниципаль архивларын комплектлау чыганаклары исемлегенә кертү буенча Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән берлектә уртак эш алып барыла, дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитетының 2020 елның 17 гыйнварында узган коллегия утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәләре исемлегенең 1.1 пунктын үтәү йөзеннән бүгенге көндә 6 оешма «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ архивын туплау чыганагы булырга ризалашты: “Казан тегермәне” ҖЧҖ, “Татагролизинг” АҖ, “Элита” нәсел предприятиесе” АҖ, “Икмәк-кондитерлык комбинаты” АҖ, алар архив эше һәм эш башкару өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар, шулай ук “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Зеленодольск һәм Питрәч районнарындагы филиаллары шушы районнарның башкарма комитетлары белән килешү имзаладылар.

Моннан тыш, май аенда Дәүләт комитетына Татарстанның муниципаль архивларын туплау чыганаклары исемлекләренә кертү өчен тәкъдим ителә торган 201 авыл хуҗалыгы оешмасыннан исемлек җибәрелде.

Очрашуны дәвам итеп, Гөлнара Габдрахманова шәхси состав буенча документларны тапшыруның мөһимлегенә аерым игътибар бирде, чөнки авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең пенсия белән тәэмин ителеше һәм башка социаль ташламалары нәкъ менә шуларга бәйле.

Чара барышында документларны саклауның түләүсез булуы, әмма алар тәртипкә салып тапшырылырга тиешлеге, ә Татарстан Республикасы Дәүләт архивыннан куратор җибәрергә һәм бу эшне оештыруда ярдәм итәргә әзер булулары турында аңлаттылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшләрен архивларга тапшыру эше, бер яктан, гади генә булып тоелса да, ул бик мөһим, дип билгеләп үтте һәм аграрарчыларга аңа җитди карарга кушты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International