Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кызу вакыт: көн тәртибендә – терлек азыгы әзерләү

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Терлек азыгы әзерләү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә.

Ныклы азык базасыннан башка терлекчелек тармагы терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру буенча куелган бурычларны тормышка ашыра алмый.

Быел республика аграрийлары яхшы темплар белән бара, 153 мең тоннадан артык печән һәм 1198,3 мең тонна сенаж әзерләнгән инде. Бу шартлыча 1 баш терлеккә 8 центнердан артык азык дигән сүз. Планда - кимендә 30 центнер әзерләү.

Алда  баручылар  арасында Бөгелмә (5 500 мең тонна печән һәм 14700 тонна сенаж), Әтнә (1 200 һәм 79 200 тонна), Тәтеш (30 700 һәм 4 100 тонна), Лаеш (18 800 һәм 1 300 тонна) һәм Нурлат (39 500 һәм 7 600 тонна) районнары бар.

Зеленодольск (18 900 һәм 1 400 тонна), Әлки (41 100 һәм 1000 тонна), Минзәлә (6 800 һәм 4 500 тонна) һәм Югары Ослан (12 000 һәм 1100 тонна) районнарына темпны арттырырга кирәк.

Югары дәрәҗәдә аксымлы һәм алмаш энергияле  терлек  азыгы   алу өчен үсемлекләрнең чәчәккә  төймәләнгән  фазасын ычкындырмаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International