Татарстанда июль башында "Кыр көне - 2020" күргәзмәсе узачак

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.

Хәзердән үк күргәзмәгә килүчеләрне һәм катнашучыларны – теркәү, массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү бара.

“Кыр көне – 2020” Лаеш районында ачык һавада узачак. Күргәзмә эшлекле форматы белән генә түгел, ә, көзге культуралар, аннары сабан культуралары чәчүдән башлап, аңа ел буе катлаулы эзерләнү тәртибе белән дә аерылып тора. Бүгенге көндә тәҗрибә кырларындагы күрсәтмә чәчүлекләр яхшы хәлдә һәм тиздән авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән турыдан-туры танышырга мөмкин булачак.

Күргәзмәдә шулай ук «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары күрсәтеләчәк.

Эшлекле программа кысаларында агросәнәгать предприятиеләре һәм фәнни бергәлек вәкилләре катнашында агросәнәгать комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча күргәзмәдә катнашучыларның презентацияләрен һәм мастер-классларын уздыру планлаштырыла.

Чараның максаты - тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле багланышларын ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм җайланмалар, товарлар белән тәэмин итүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

Үткәрү урыны – Татарстан Республикасы Лаеш районы (Олы Кабан авылы янында).

Күргәзмәдә катнашу мәсьәләләре буенча 8(843)221-77-91 телефоны йә expo.racin@tatar.ru электрон почта аша консультация алырга мөмкин. Аграрийлар өчен - цифрлаштыру, программачыл тәэмин итү, агросәнәгать комплексы өчен - IT-карарлар һәм технологияләр блогында катнашырга теләүчеләргә: 8-927-440-79-99, Danis.Sayfutdinov@tatar.ru https://деньполя2020.рф.

*Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, «Кыр көне – 2020» күргәзмәсен үткәрү даталары үзгәртелергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International