Кыр көне - 2020 күргәзмәсендә аграрчылар бөртеклеләрнең нинди яңа сортларын күрәчәк

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасының Лаеш районында (Олы Кабан авылы янында) узачак «Кыр көне-2020» күргәзмәсенә әзерләнәләр. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы тармагының «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.

- Мондый күргәзмәләргә алдан әзерләнәләр, - дип сөйли Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) ФДБФУ җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы Марсель Таһиров.- Безнең селекционерлар тарафыннан көздән үк инде көзге культураларның перспектив сортлары белән кишәрлекләр (делянкалар) бүленде, яз көне бөртекле, кузаклы, техник һәм азык культуралары - барлыгы иллеләп сорт һәм линияләр чәчелде.

Менә алар - Татарстан селекционерларының делянкалары. Безнең галимнәргә горурланырлык нәрсә бар монда. Мәсәлән, көзге арышның Тантана сорты яхшы икмәк пешерү сыйфатларына ия булу белән генә түгел, ә кышкы салкыннарга һәм корылыкка чыдамлыгы белән дә характерлана. Көзге арышның Подарок сорты - Россия селекциясендә беренчеләрдән булып бөртекле фураж һәм терлек азыгы максатларында файдалану өчен билгеләнгән арыш сортларының берсе. Ул җиргә ятмавы, тамырдан черүгә бирешмәве белән аерылып тора. Белгечләрнең игътибарын көзге арышның яңа Зилант сорты да үзенә ала, ул 2020 елда Селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән.

Көзге бодайның Казан 560 сорты 20 елга якын стандарт булып тора, агрономнарны бу сорт әлегә кадәр кызыксындыра.

Сабан бодаеның Йолдыз сортының да рейтингы тиз үсә, быел бу сорт Татарстанда гына да 82 мең гектар мәйданны били.

Һичшиксез, күргәзмәдә катнашучылар өчен кыйммәтле ашлык-фураж культурасы булган арпа сортлары делянкалары да зур кызыксыну уятачак. Һәм, әлбәттә инде, 2017 елда Селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән, корылыкка чыдам Камашевский сорты да игътибарсыз калмаячак. Безнең галимнәребез тырышлыгы белән ул үзенең трсвирламасы буенча Урта Идел һәм Нократ төбәкләре хуҗалыкларында егерме елдан артык зур мәйданнарны биләгән атаклы Раушан сортын да узып китте.

 

Рәсемдә: «Кыр көне - 2019». (Алгы планда — безнең селекционер Василий Блохин, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International