19 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы Елы башлануга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә (Илһам Шакиров ис. концерт залы) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясады.
Бүген «НЭФИС-БИОПРОДУКТ» предприятиесе базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитетының күчмә утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районында «Майский» теплица комбинатында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм “Майский” теплица комбинаты” ТК” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев йөрде.
9 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Палестинадан Хеврон провинциясе губернаторы Джибрин Ильяс Абед АЛЬ-БАКРИ җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Делегациянең Татарстанга килүе Халыкара Ислам бизнесы ассоциациясе тарафыннан оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
5 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Тюрингия федераль җиреннән (Германия Федератив Республикасы) Тюрингиянең икътисадый үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край җитәкчелегндәге делегация белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Росагролизинг» АҖ вәкилләре, Татарстанны авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр һәм Татарстандагы дилерлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында түгәрәк өстәл узды.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.