Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы немец компанияләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карый

2019 елның 6 декабре, җомга

5 декабрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Тюрингия федераль җиреннән  (Германия Федератив Республикасы)  Тюрингиянең  икътисадый  үсеш  агентлыгы    генераль  директоры  Андреас Край җитәкчелегндәге    делегация  белән  очрашты.  

Искәртеп  узабыз,  Тюрингиянең    вәкаләтле   делегациясе Казанда   эшлекле  сәфәр  белән  берничә  мәртәбә  булганы  бар  инде.   Бу  елның  маенда  булган  чакта  кунакларга  Татарстанның  агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре  турында  сөйләгәннәр иде.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  5  декабрьдә  узган  очрашу кысаларында    немец  компанияләре  Тюрингиядә  игенчелек  шартлары  белән  кыскача  таныштырылар.        Россиядә  Тюрингиянең икътисад  буенча  вәкаләтле  вәкиле    Гүзәл Шәйхуллина аңлатып  киткәнчә,  Тюрингия һәм Россия  арасында  тыгыз  хезмәттәшлек  урнашкан.  Мәс.,  «Петкус» компаниясенең  комплекслы  технологик  линияләре   Мираторг һәм ЭкоНива предприятиеләрендә  гамәлгә ашырыла.   Бөртекле  культуралар  селекциясе өлкәсендә  Агрокөч компаниясе  белән  уртак  проектны  гамәлгә ашыру  планлаштырыла,  аның  максаты  - дөньякүләм дәрәҗәдә орлыклар  әзерләү.    

 «IBYKUS» компаниясе вәкиле    Михаэл Эрдманн  авыл  хуҗалыгын цифрлаштыру  өлкәсендә   компаниянең  мөмкинлекләре  турында  сөйләде һәм  дәүләт ярдәмен  электрон рәвештә  бирү  буенча  программачыл шартлар  белән,  шулай  ук    игенчелеккә  идарә  итүнең ELSA системасы,   ясалма интеллект ярдәмендә  культураларны һәм башка күрсәткечләрне  билгеләү буенча  KIRA системасы,   әйберләрнең  интернет  технологиясе нигезендә   предприятиегә идарә  итү  системасы  белән  таныштырды.  

Ибикус компаниясе 1990 елда  төзелгән,  бүгенге  көнгә  аның  еллык  керем  әйләнеше    30 млн евродан  артып китә,   сәнәгать өлкәсендә  1000нән артык  клиентка хезмәт күрсәтә һәм авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  - 5000ләп  клиентка. Компания  вәкиле аңлатып  киткәнчә,   аларның   планында – бергәлекне  табып,  Татарстан  белән  хезмәттәшлекне  җайга  салу.  

Марат Җәббаров республиканың  пилот  предприятиеләре нигезендә  берничә программачыл  продукт  эшләү белән  кызыксынуын  белдерде.    «Авыл  хуҗалыгын цифрлаштыруга  бүген  зур  игътибар  бирелә.  Без анализлауның һәм төрле  процесслар белән  идарә  итүнең  нәтиҗәле инструментларын  булдыру  өстендә  эшлибез», - дип билгеләп  үтте   вице-премьер һәм  компаниягә булган  эшләнмәләрне   2020  елда  Казанда  узачак  Идел  буе  агросәнәгать форумы  кысаларында    презентацияләргә   тәкъдим  итте.    

Очрашу  барышында  кайбер  килешүләргә  ирешелде,  алар  арасында  яраклы  поограммачыл  продуктларны  гамәлгә кертү өчен  республиканың  пилот предприятиеләрен билгеләү бар. Якларның  эшлекле  сөйләшүләре  2020  елның  гыйнварында  Берлинда  узачак “Яшел  атна” күргәзмәсе  кысаларында  дәвам  итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International