АгроСемЭксперт аграрийларга чәчү өчен кирәкле орлык сортларын табарга яисә алар белән тәэмин итү буенча үз тәкъдимнәреңне урнаштырырга ярдәм итә

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган   киңәшмәдә хәбәр итте.   Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.    

Татарстанда  орлыкларның  торышы  турында сөйләгәндә  Марат Җәббаров, республикада  сыйфатсыз  орлыкларның  әйләнешкә  керүен  булдырмас өчен  грунт   контроле ясала,  дип әйтте. Сатыла  торган  орлыкларның  һәр партиясеннән  Росиия  авыл  хуҗалыгы  үзәге   белечләре  сынау  өчен  орлыклар  алалар һәм аларны дәүләт  сорт  кишәрлекләрендә  чәчәләр.    Эксперт  комиссиясе  чәчүлекләрнең  сыйфатын  билгели һәм,  орлыкларның  стандартларга  туры  килмәве  ачыкланганда, аларны  түбән  репродукциягә күчерәләр яисә  орлыклар  партиясе тулысынча    яракка чыгарыла.  

«Шундый  рәвештә  контрольдә  тоту  намуссыз ташучыларны  базардан  кысрыклап  чыгарырга, шулай  ук  үзеңнең сыйфатлы  орлыкларыңны   Россия  базарына  чыгарырга  мөмкинлек  бирә», – дип  аңлатты   министр.

Быел  орлыкларның  44 партиясе    грунт  контроле  узды,  шуларның    11%ы сыйфат  таләпләренә туры  килмәде һәм бу  орлыклар  сатуга  чыгарылмаячак.    2018 елда  406 партия орлыкны   тикшерү  йомгаклары  буенча     7,9% орлык  яраксызга  чыгарылды. 

Марат  Җәббаров әйтүенчә,  Татарстанда  44 орлыкчылык  хуҗалыгы  бар,  алар да  аграрийларны  сыйфатлы  орлыклар белән  тәэмин  итүгә   үз  өлешләрен  кертәләр.   Аларның  күпчелеге  “Татарстанның  элиталы  орлыклары” ассоциациясе составына  керә. 

«Без авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә орлыкларны  бары тик  сыналган  орлыкчылардан  гына алырга  тәкъдим  итәбез», – диде   Марат Җәббаров, киләсе  ел  чәчүе  өчен  орлыклар  алу  турында  сөйләгәндә.  Ул шулай  ук  оригиналь  һәм элиталы  олрлыкларның    40% хакы  бюджеттан  субсидияләнүе  турында  да  җиткерде.  

Моннан  тыш,  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  ярдм  итү өчен Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәгенең төбәк  филиалы  тарафыннан  «АгроСемЭксперт»  программасы эшләнде,  ул хуҗалыкларга    «орлыкларга  җентекле  анализ  ясарга, сыйфатын һәм санын мониторинглауга ярдәм итә».

Әлеге  мәгълүмат системасында   сатып  алу  өчен  яраклы  орлыклар  партиясен сайларга  һәм  үз орлыкларың буенча  тәкъдимнәр калдырырга  мөмкин.    Бу  мәгълүмат платформасыннан  файдалану  өчен  Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәгенең Татарстан  Республикасы   филиалының  муниципаль райондагы  бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм сылтама  буенча  теркәлергә генә  кирәк.    

 «Агросемэксперт» программасы   смартфоннар  һәм  планшетлар аша     файдалану  өчен  җайлаштырылган.    Программа шулай  ук  белешмәләрне  анализларга  ярдәм  итә,  бу  орлыклар  турында  мәгълүмат җыюны  һәм  эшкәртүне  шактый  җиңеләйтә.  Системада «Куллану рөхсәт ителгән селекция  казанышларының   дәүләт реестры»на  кертелгән  үсемлекләр  сортларын  тиз эзләп табу  ысулы  бар,  аның  буенча кызыксындырган  сортның  кертелү  срогын  һәм кайсы  төбәктә  кулланылуын  белергә  мөмкин. 

Республика игенчеләренә кырларда  ашыгыч ярдәм  күрсәтү   өчен  шулай  ук  2018 елдан WhatsApp «РСЦ–консультант»  төркеме актив  эшли.   Төркемгә керү өчен  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесе яисә агроном  +79274027943 телефоны  буенча  администраторга гына  язарга   тиеш. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International