Марат Җәббаров Палестина делегациясе белән очрашты

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

9 декабрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Палестинадан Хеврон провинциясе  губернаторы Джибрин Ильяс Абед АЛЬ-БАКРИ җитәкчелегендәге    делегация  белән  очрашты.      Делегациянең   Татарстанга  килүе   Халыкара  Ислам бизнесы  ассоциациясе тарафыннан  оештырылды. 

Марат Җәббаров кунакларны  Татарстан агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре  белән  таныштырды.    «Республика терлекчелек  продукциясен  җитештерү  буенча Россия  Федерациясендә әйдәп баручылардан  санала,    ул  сөт  җитештрү    1 урында  тора, ашлык буенча  6 урында һәм терлек,  кош  ите һәм йомырка җитештерү  буенча  8 урында  тора.   Татарстада  эре  мөгезле  терлекләр саны     1 млн чамасы, шулардан  – 345 мең баш савым сыеры. Тәүлеккә  уртача    3,5 мең тонна  сөт  савыла,    2,8 мең  тонна сөтне  үзебезнең республикада  сөт  заводларында  эшкәртәбез.   Быел    4,4 млн. тонна бөртекле  ашлык  суктырып алдык,  2,8 млн. тонна шикәр  чөгендере  җыйдык.    Шулай  ук  көнбагыш,  рапс эшкәртү  һәм  май  җитештерү өчен  үз  заводыбыз  бар.   Татарстан  азык-төлек  продуктлары  белән  үзен  тулысынча  тәэмин  итә һәм без продукцияне      экспортка  чыгаруга  да  әзер», -  дип  сөйләде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.

Палестина ягы  азык-төлек  продукциясен  импортлау  белән кызыксынды.    «Киләсе  елга планда  - 400 мең  тонна  бодай һәм кукуруз ашлыгы,   көнбагыш  мае импортлау  карала.    Шулай  ук  без башка төр  продукцияне дә карарга  әзер», - дип  аңлатты     Джибрин Ильяс Абед АЛЬ-БАКРИ.

Хевронда  сөт  заводы  җитәкчесе   Хишам ДЖЕБРИНИ шулай  ук  эре  мөгезле  терлекләр өчен  азык  өлкәсендә  хезмәттәшлек  итү  белән  кызыксынуларын  белдерде.  

Очрашу  барышында  делегацияне  11  декабрьдә  Казанда  Май-экстракция заводына  алып барырга һәм, предприятие җитәкчелеге белән   очраштырып,   җитештерелә  торган  продукцияне Палестинага экспортлау мәсьәләләре  турында  сөйләшербез, дип  килештек.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International