Марат Җәббаров: авыл хуҗалыгы продукциясен тирәнтен эшкәртү заводын төзү чимал базарында бәя сәясәтен тотрыкландырырга ярдәм итәчәк

2019 елның 13 декабре, җомга

Бүген    «НЭФИС-БИОПРОДУКТ» предприятиесе   базасында Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат  Әхмәтов  катнашында   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитетының  күчмә  утырышы  узды.    

Утырыш  алдыннан    депутатлар  предприятиенең  директорлар  Советы  рәисе    Дмитрий Самаренкин  белән  бергә  май продукциясе чыгару  буенча  җитештерү  мәйданчыкларын  карадылар.    

Комитет  утырышының  темасы  авыл  хуҗалыгы  продукциясен тирәнтен  эшкәртүне  оештыруга, өстәлгән бәяне  арттыруга һәм республика агросәнәгать комплексының экспорт  куәтен  арттыруга  юнәледерелгән  чаралар  турында  иде.  Җөп  нотык  белән  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров чыгыш  ясады.  

 Министр сыйләвенчә,  май  продукциясе азык-төлек  товарларын һәм авыл  хуҗалыгы  чималын экспортлау  күләменең     60-70 процентын  тәшкил  итә.    Республикада бу  продукцияне иң эре  җитештерүче -   «НӘФИС» компанияләре  төркеме.  

«2024 елга  экспортны  2  мәртәбәгә арттырырга дигән  бурыч куелды.  Бу  чыгарыла  торган  барлык  продукция төрләре  буенча  җитди  эшләүне таләп  итә,  күләм  буенча да,  шулай  ук  аның  сыйфатын һәм конкуренциягә  сәләтен  арттыру буенча  да.   Экспортны  арттыру  бурычы кысаларында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  тирәнтен  .эшкәртү технологиясе  зур  әһәмияткә ия  булырга  мөмкин.   Әлеге  вакытта  Россия  өчен   бу  шактый  перспективалы  тармак,  бигрәк  тә  артык  продукциясен  экспортка чыгара  алмый  торган  төбәкләр өчен.    Бу  Татарстанга  да  кагыла», – дип  ассызыклады ул. 

Марат Җәббаров әйтүенчә,  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  тирәнтен  эшкәртү  буенча  предприятие төзү кирәклегенә   берничә  мәртәбә  игътибар юнәлткән  иде.    Татарстан  Республикасының   Инвестиция  агентлыгы  каршында  республика министрлыклары  белән  бергә  республикада  ашлыкны  тирәнтен  эшкәртү  буенча  завод  төзү  өчен инвесторлар  җәлеп  итү  бурычы  куелды.   

Нотыкчы  билгеләп  үткәнчә, авыл  хуҗалыгы  продукциясен  тирәнтен эшкәртү  өчен  заводлар  төзү  бик  актуаль һәм  бу  чимал базарында  бәя сәясәтен  тотрыкландырырга  ярдәм  итәчәк.   Тирәнтен  эшкәртү кулланыла  торган өлкә  бик  киң, ул  азык-төлек  белән  генә  чикләнми. 

Фикер алышуда  шулай  ук   депутатлар, министрлыклар вәкилләре, шулай  ук  республика  уку йортлары  вәкилләре  катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International