Рөстәм Миңнеханов «Майский» теплица комбинатында энергия системасын үстерү программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Зеленодольск муниципаль районында  «Майский»  теплица  комбинатында  булды. Аның  белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров, Татарстан  Республикасы  Зеленодольск муниципаль районының Башкарма комитеты  җитәкчесе    Михаил Афанасьев һәм   “Майский”  теплица  комбинаты” ТК” ҖЧҖ  генераль  директоры    Илшат Ганиев йөрде. 

Комбинат ябык  грунтта  яшелчә  җитештерү  уңышы  буенча  Россиядә   лидер  – бер  кв.  метрда    кыяр уңышы  155 килограммга  җитә,    томат  – 101 кг/кв.м, бу  алдынгы  Европа җитештерүчеләре дәрәҗәсенә  туры  килә.     Елга  40 мең  тонна  яшелчә  продукциясе  җитештерелә.   Бу  хакта    “Майский”  теплица  комбинаты” ТК” ҖЧҖ    генераль  директоры    Илшат Ганиев сөйләде.  

Татарстан Президенты теплица  блогын  һәм  яңа  җылылык  электр       станциясен  карады. Станция газда  эшли  торган  пешкәкле (поршеньлы)  алты  җайланма белән  җиһазландырылган, аның  гомуми куәте   - 20,1 МВт. Бу  проект белән   предприятиедә  үз энергия  системасын  булдыруның  10 еллык    программасы  төгәлләнә.    

Программаны  гамәлгә ашыру  җитештерүдә электр  энергиясенә ихтыяҗның   88%ын  ябарга  мөмкинлек  бирә,  җылылык  энергиясен  -  150%ка һәм     углекислый  газга  ихтыяҗны   - 100%ка.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, югарыда  күрсәтелгән  программаны  гамәлгә ашыру  вакытыннан  алып  продукция җитештерүдә  энергиянең  тотылышы   өч  мәртәбәгә кимегән – бер тонна  яшелчәгә тотыла  торган  5,3 тонна  шартлыча  ягулыктан   1,5 тоннага  кадәр  кимегән.      

Шуны  исәкртеп  узабыз,  “Майский” ТК” ҖЧҖ  “Иң яхшы  күмәк  шартнамә” VIII республика конкурсында  иң яхшы  оешма  дип танылды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International