Марат Җәббаров: республиканы техника һәм җайланмалар белән тәэмин итүдә Росагролизинг иң ышанычлыларның берсе

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Росагролизинг» АҖ вәкилләре, Татарстанны  авыл  хуҗалыгы  техникасы  белән  тәэмин  итүчеләр һәм Татарстандагы дилерлар, авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре катнашында  түгәрәк  өстәл узды.   

Эшлекле  очрашуны  ачып,  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров,  республиканы  техника һәм җайланмалар белән  тәэмин  итүдә  Росагролизинг иң ышанычлыларның  берсе, дип билгеләп  үтте.        Росагролизинг белән эшләү чорында    4 мең берәмлектән артык   авыл  хуҗалыгы техникасы, 77 мең  баш нәселле  эре  мөгезле  терлек һәм  төрле  җайланмалар  кайтарылды, аларның  гомуми суммасы     18 млрд сум  тәшкил  итә. 

«Без сезне кабул  ителгән яңа  ташламалы  программалар  һәм  Росагролизинг аша   товар кайтару  шартлары  белән  таныштыру  өчен     җыйдык.     Заводлар  вәкилләре  чыгарыла  торган  техниканың  яңа    номенклатурасын  тәкъдим  итәләр.  Хезмәттәшләр,  үзебезнең  җитештерүне модернизацияләү өчен  авыл  хуҗалыгы  техникасы, җайланмалар һәм нәселле  эре  мөгезле  терлек сатып  алу  буенча  уртак  эшне көчәйтергә телибез икән, әйдәгез, аларның  барысын  да  игътибар  белән тыңлыйк», - дип, мөрәҗәгать итте  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  Марат Җәббаров.

  «Росагролизинг» АҖ генераль  директоры  урынбасары  Александр Сучков компания  тарафыннан  аграрийлар  өчен  ташламалы  лизинг   механизмын гамәлгә ашыру  алымнарындагы   үзгәрешләр  турында  сөйләде.      «Техника паркын  яңартуда максималь файдалана  алу    принциплары  сакланып кала.    2019 елда  төбәк  квоталарыннан  баш тарту үзенең  нәтиҗәлелеген  күрсәтте – быел автопаркларны  яңарту   Программасында  барлык  төбәкләр  дә  катнаша  алды,  монда  бернинди  чикләүләр  булмады.  Бу  практика бик  уңышлы  дип табылды һәм ул  дәвам  итәчәк.    Моннан  тыш, аграрийлар   авыл  хуҗалыгы техникасының  киңәйтелгән  номенклатурасыннан  файдалана  алачаклар,  шул  исәптән  АПКның  бик  үзенчәлекле  тармаклары  өчен  дә», - дип сөйләде  Александр Сучков.

Киңәшмәдә  шулай  ук  җитештерүче  эре  заводлар  вәкилләре дә катнашты, болар:    Ростсельмаш, Агромастер, Мельинвест, Питер Трактор заводы һәм  Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре өчен  ташламалы  программалар буенча  эшли  торган  башка   компанияләр.   Алар  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  техниканың  сатып  алу өчен уңайлы  яңа  линейкасы,  технологик  яңалыклар һәм  сервис хезмәте  күрсәтү мөмкинлекләре  турында  сөйләделәр.

 «Росагролизинг» АҖ генераль  директоры    Павел Косов 2020  елга  эш планнары  белән  бүлеште.    «Безнең максат - авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  ярдәм  итү. Шуңа  күрә    киләсе  елда  техника паркын   0% башлангыч кертем  белән  яңарту һәм аны  инфляция  дәрәҗәсеннән дә түбәнрәк булган  дәрәҗәдә кыйммәтләндерү мөмкинлеге  (елга  3%тан  башлап) сакланып  кала.  Техника паркын  яңарту  түләү графигын  сайлау  мөмкинлеген күздә тота,  бу исә   аграрийларга    лизинг түләүләрен аларның  сезонлы  акча  керемнәреннән чыгып  башкарырга  ярдәм  итәчәк. Шулай  итеп,  фермер  үз ресурсларын  чәчү  һәм урып-җыю  җыю  эшләренә  тотканда,  ул  лизинг түләүләрен  киметелгән  күләмдә  кертә  ала», - диде  Павел Косов.

Чара  ахырында   Росагролизинг җитәкчелеге  һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  һәм  техника  белән  тәэмин  итүчеләрнең  сорауларына  җаваплар  бирделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International